news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Бөтендөнья фольклориадасы-2020" оештыру комитеты рәисе итеп Ольга Голодец билгеләнде

2020 елда Бөтендөнья фольклориадасы фестивале Уфада узачак.

"Бөтендөнья фольклориадасы-2020" оештыру комитеты рәисе итеп Ольга Голодец билгеләнде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). 6 февральдә Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Уфада узачак "Бөтендөнья фольклориадасы- 2020" оештыру комитеты составы турында карар имзалаган. Аның рәисе итеп Россия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец билгеләнгән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Россия мәдәният министры Владимир Мединский һәм Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Бөтендөнья фольклориадасы комитеты рәисе урынбасарлары итеп расланган. Оештыру комитеты алдында фольклориаданы әзерләү һәм уздыруда төп чаралар планын эшләү һәм раслау бурычы тора.

Бөтендөнья фольклориадасы — традицион мәдәният буенча эре халыкара фестиваль ул. Әлеге чара дүрт елга бер тапкыр уздырыла. Бөтендөнья конгрессы һәм Фольклор фестивальләрен һәм традицион сәнгатьне оештыру Халыкара Генераль Ассамблеясы (CIOFF) 2020 елда Бөтендөнья фольклориадасы фестивален уздыру урыны итеп Уфаны сайлады. 

"Татар-информ"  2020 елда Башкортстанда VI Бөтендөнья фольклориадасы үтәчәк, дип хәбәр иткән иде. Бөтендөнья фольклориадасы эстафетасын Уфага китергән этно-рок төркеме Казанда чыгыш ясады.

Мәгълүмат өчен. Бөтендөнья фольклориадасы Фольклор фестивальләре оештыру халыкара советы чараларының бер өлеше булып тора. Беренче Фольклориада 1996 елда уздырылды. Ул дүрт елга бер мәртәбә үтә. 2016 елда Фольклориада Мексикада узган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100