news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бөтендөнья Башкорт корылтаена әзерлек башлана
Бу хакта Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның фәрманы дөнья күрде
Скопировать ссылку
(Уфа, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Киләсе елның июнь аенда Уфада Бөтендөнья Башкортларының 3нче корылтае үтәчәк.
Бу хакта Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның фәрманы дөнья күрде. Чираттагы зур җыенда Бөтендөнья Башкорт корылтаеның узган чордагы эшенә йомгак ясалачак һәм алдагы елларга яңа бурычлар билгеләнәчәк. Шулай ук Бөтендөнья Башкортлары корылтаеның яңа Башкарма комитеты да сайланачак.
Әле Башкортстан Хөкүмәтенә башкорт корылтаена әзерлекне башлау, аның финанс чыгымнарын билгеләү һәм башка оештыру эшләре йөкләтелә. Корылтайга әзерлекне Башкортстан президенты хакимияте идарәсе һәрдаим контрольдә тотачак, дип әйтелә Мортаза Рәхимовның фәрманында.
Шул ук вакытта әлегә Уфада киләсе елда үтәчәк Башкортстан татарлары корылтаеның вакыты тәгаенләнмәгән. Аны март-апрель айларында үткәрү турында сүзләр йөри. Бу хакта Башкортстан президенты яңарак Уфага килгән Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән очрашуда килешкән иде. Ул корылтайда Башкортстанның тагын бер Татар конгрессын төзү күздә тотыла. Әле Башкортстанда Татар конгрессы эшләп килә инде. Аның соңгы корылтае 2007 елның декабрендә үткән иде. Киләсе корылтай, Конгрессның низамнамәсенә ярашлы, 2012 елда гына үтәргә тиеш. Шулай итеп киләсе елдан Башкортстанда ике Татар конгрессы эшләргә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot