Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтендөнья башкорт корылтаен Башкортстан оешуның 100 еллыгында үткәрергә тәкъдим итәләр
Съездның төгәл датасы башкорт иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты тарафыннан билгеләнәчәк.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). V Бөтендөнья башкорт корылтаен 2019 елда - Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгында үткәрергә кирәк. Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин шул хакта белдергән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Республиканың 100 еллыгы – бик мөһим вакыйга, Россия Федерациясе Президентының бер гасырлык юбилейны бәйрәм итү хакындагы указы да бар. Шуңа күрә гомуми съездны Башкортстан өчен тарихи әһәмияткә ия булган елда үткәрүне максатка ярашлы дип саныйм. Бөтендөнья башкорт корылтаен киң колач белән һәм тантаналы төстә үткәрәсе килә», - дип искәрткән корылтай Башкарма комитеты җитәкчесе.
Төбәк лидерлары әлеге идеяне хуплаган. Съездның төгәл датасы башкорт иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты тарафыннан билгеләнәчәк.
«Россия Федерациясе субъектлары корылтайларының яңа тенденцияләре һәм перспективалары» дигән түгәрәк өстәл утырышында республикадан читтә корылтайлар эшчәнлеген яңартуга бәйле мәсьәләләр күтәрелгән.
Чарада Самара, Свердловск, Оренбург, Чиләбе өлкәләре, Татарстан Республикасы, Екатеринбург, Самара, Санкт-Петербург, Чиләбе шәһәрләреннән һ.б. башкорт иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзалары, республика Мәдәният министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждение вәкилләре катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз