news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья Башкорт корылтае яңа җитәкче сайлады

Башкарма комитетның рәисе итеп Азамат Галин сайланды

(Уфа, 21 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы үтте. Анда корылтайның яңа рәисе сайланды.
Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында катнашучылар, нигездә, киләсе елның июнь аенда Уфада үтәчәк Бөтендөнья Башкорт корылтаеның 3нче зур җыенына һәм халык исәбен алуга әзерлек мәсьәләләрен тикшерде. Шул ук вакытта әлеге киңәшмәдә Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының яңа рәисен сайлау мәсьәләсе дә каралды.
Башкарма комитетның рәисе итеп Азамат Галин сайланды. Ул 1978 елда Бөрҗән районында туып үскән. Башкортстан дәүләт педагогия университетында белем алган. Аннан соң Уфадагы бер мәктәптә тарих укыткан. 2008 елда Азамат Галин Башкортстан хөкүмәте аппаратына эшкә алына. Анда ул мәдәният, спорт, яшьләр эшләре, мәгълүмат чаралары эшләрен күзәтүче бүлеккә җитәкчелек итте. Әле, Башкорт корылтае рәисе итеп сайланганнан соң да, аның бу вазыйфада калу-калмавы турында анык кына әйтелмәде.
Әлегә кадәр Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын башкарган Румил Азнабаев та эшсез калмаячак. Ул Башкарма комитет әгъзасы булып эшләячәк дип әйтелде. Ә инде яңа рәис сайлауны киләсе елда узачак башкортлар корылтаеның үтә дә зур җаваплылык соравы белән бәйләп аңлаттылар.
Мәгълүм ки, әлегә кадәр Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын башкарган Румил Азнабаев яңарак Казанга барып анда Бөтендөнья Татар конгрессының еллык җыенында катнашкан иде. Андагы сөйләшүләрдә ул БТК Башкарма комитеты белән тыгыз хезмәттәшлек итәчәген ышандырды. Хәзер, ул рәислектән алынганнан соң, яңа җитәкче аның уй-ниятләрен дәвам итәрме дигән сорау килеп басты.

news_right_1
news_right_2
news_bot