news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья башкорт корылтае милли костюмга багышланган флешмоб игълан итте

Әлеге чара милли киемнең һәр төбәккә хас үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеген тудыру максатыннан оештырыла.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Бөтендөнья башкорт корылтае (конгресс) социаль челтәрләрдә милли башкорт костюмына багышланган флешмоб башлануы турында игълан итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Флешмобта катнашу өчен Фейсбук, ВКонтакте яки Инстаграм социаль челтәрләрендә #КурултайНациональныйкостюм хэштегы белән башкорт милли костюмы киеп төшкән фото урнаштырырга кирәк. Үзең яшәгән төбәкне һәм шәһәрне күрсәтү мәҗбүри.

«Өеңдә башкорт костюмы бармы? Дөньяга күрсәт! Милли кием — ул халыкның казанышы, аны өйрәнеп, үз халкыңның традицияләре, йолалары һәм тарихы турында белергә мөмкин. Без бер нәселдән икенчесенә сәяхәт итеп, башкорт милли киеменең гаҗәеп күптөрле булуын үз күзләребез белән күрә алачакбыз. Әлеге флешмоб ярдәмендә милли киемнең һәр төбәккә хас үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге туачак», — ди оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot