news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья башкорт корылтае башлыгы татарларның үсеш Стратегиясе эскизы белән танышты

Данир Гайнуллин стратегия һәр милләткә кирәк, дип белдерде.

Бөтендөнья башкорт корылтае башлыгы татарларның үсеш Стратегиясе эскизы белән танышты
Салават Камалетдинов

(Уфа, 24 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бөтендөнья башкорт корылтае башлыгы Данир Гайнуллин һәр милләт үзенең үсеш стратегиясен төзергә тиеш дип белдерде. Бу хакта ул бүген Уфаның «Нур» дәүләт театрында «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизы буенча фикер алышу җыенында әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан төзелүче Стратегиянең эскизы белән Башкортстан татарларын Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев таныштырды. Ул бу җыенда Бөтендөнья башкорт корылтае вәкилләренең дә катнашуын татарлар белән башкортлар арасындагы бердәмлекне ныгытуга йогынты ясаячагын ассызыклады.

«Милләтнең үсеш мәсьәләләрен уртага салып фикерләшү мөһим эш. Һәр халыкның - татарларның, башкортларның, чувашларның, удмуртларның һәм башкаларының да милли үсеш стратегиясе булырга тиеш», - диде Данир Гайнуллин. Аның сүзләренчә, бүген башкортлар да шундый ук эш белән мәшгуль. «Милләтне, мәдәниятне, телне саклау мөһим. Һәр милләт вәкиле Россиядә үзен киң күкрәкле гражданин итеп хис итәргә тиеш», - диде Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100