news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья банкы вәкилләре “Идея” технопаркында булды

Бөтендөнья банкы аналитиклары “Идея” резидентлары белән фикер алышты

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). 7–11 декабрьдә Бөтендөнья банкының консультация төркеме вәкилләре Татарстанның инновацион эшчәнлек субъектлары белән очрашулар үткәрә.
9 декабрьдә абруйлы халыкара финанс оешмасы вәкилләре “Идея” технопаркы резидентлары белән очрашты. Очрашуда “Модуль-инжиниринг сервис” ҖЧҖнең генераль директоры С.Паршин, “Техномир” үзәге коммерция директоры А.Мамедов, “Активные Системы” ҖЧҖнең техник директоры А.Щукин, “ГКС-Наука” директоры В.Проккоев, метрология үзәге директоры В.Фафурин һәм “ТР Лазер үзәге” ҖЧҖ директоры Н.Насонов катнашты.
Бөтендөнья банкы аналитиклары “Идея” резидентлары белән фикер алышты. Әңгәмәдә компанияне оештыру тарихы һәм компаниянең үсешендә “Идея” технопаркының роле төп мәсьәлә булып торды. Кунаклар шулай ук оешманың киләчәккә планнары һәм перспективалары белән дә кызыксынды, дип хәбәр итә “Идея” технопаркының матбугат хезмәте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100