Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтен татар язучысын да әдәбият дәреселегенә кертерлек түгел - Рамил Ханнанов
Бүген Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырыш узды.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар әдәбияты өчен дәреслекләр төзегән галим, “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырышында татар әдәбияты дәреслекләре төзү белән бәйле проблемаларны күтәреп чыкты.
“Язучылар: “Ни өчен минем әсәремне дәреслеккә кертмисез?” дип йөриләр. Без алар өчен аерым “Бичаралар исемлеге” төзедек. Кертеп булмый аларны! – ди ул. - Дәреслек төзегән вакытта коточкыч каршылыкка килеп төртеләбез. Без рус телле балаларга бу әсәрне ни өчен, нинди максат белән, нинди юнәлештә тәкъдим итергә тиеш - проза турында сөйләшкәндә шуңа да игътибар итсәк иде. Без беренче чиратта яшь буынны тәрбияләү максатын куярга тиеш”, - диде ул.
Искәртеп үтәбез, бүген Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырыш узды. Анда татар әдәбиятына күзәтү ясап әдәбият галимнәре Дания Заһидуллина, Гөлфия Гайнуллиналар чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз