news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтен Россиядән 150дән артык укучы Татарстанга татар теле буенча олимпиадага килә

Олимпиада татар теленең абруен һәм укучыларның белем сыйфатын күтәрү, Россия төбәкләрендә белем алучыларга һәм укытучыларга гамәли ярдәм күрсәтү өчен үткәрелә.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»).Татарстанда 2-5 февральдә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак. Анда Россиянең 21 төбәгеннән 150дән артык 8 — 11 сыйныф укучысы катнашачак.

«3-4 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада үткәрелә», — диделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Олимпиада тәмамлану тантанасы 4 февральдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак.

Олимпиадада катнашучылар өчен Казанның истәлекле урыннарын һәм әйдәп баручы татар театрлары спектакльләрен карау, шулай ук Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре белән очрашулар каралган мәдәни-экскурсия программасы төзелгән. Укучыларны озатып йөрүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен мастер-класслар планлаштырылган. 

Олимпиада татар теленең абруен һәм укучыларның белем сыйфатын күтәрү, Россия төбәкләрендә белем алучыларга һәм укытучыларга гамәли ярдәм күрсәтү өчен үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot