news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтен Россия буенча үзмәшгульләр өчен салым режимын кертергә тәкъдим ителде

2019 ел башыннан үзмәшгуль гражданнар буларак 200 меңнән артык кеше теркәлгән.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко бөтен Россия буенча үзмәшгульләр өчен салым кертергә тәкъдим итте. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына федераль бюджет проектына багышланган парламент тыңлаулары вакытында Матвиенко агымдагы ел башыннан бирле теркәлгән үзмәшгуль гражданнарның (200 меңнән артык кеше) күплегенә игътибар итте һәм һөнәри керемгә махсус салым үзен аклады, диде.

«Киләсе елдан башлап аны бөтен төбәкләргә дә таратырга тәкъдим итәбез», — диде спикер.

Аның сүзләренчә, бу мәсьәләне озакка сузмаска кирәк.

2019 ел башыннан Россия Федерациясенең дүрт субъектында, Татарстанны да кертеп, үзмәшгульләр өчен яңа салым режимы эшли башлады.

Россиянең беренче вице-премьеры – финанслар министры Антон Силуанов үзмәшгуль гражданнар өчен салым режимын куллана ала торган һөнәрләр исемлеген төзергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100