news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтен дөньяның яшь иҗатчылары өчен әдәби премия игълан ителде

Премия өч номинациядә билгеләнә: «Поэзия», «Проза» һәм «Балалар өчен әдәбият».

(Казан, 18 февраль, "Татар-информ"). Россия Язучылар берлеге "Башта сүз булган" әдәби бәйгесе игълан итте. Премиягә яшь шагыйрьләр һәм прозаиклар – Россия Федерациясе һәм башка ил гражданнары, рус телендә нәфис әсәрләр иҗат итүче 45 яшькә кадәрге кешеләр дәгъва итә ала. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гаризалар 25 апрельгә кадәр кабул ителә. Шуннан соң төбәк сайлап алуы үткәрелә, аннары жюри озын һәм кыска исемлекләрне формалаштырачак.

Конкурсның финалистлары әдәби семинарга чакырыла, анда яшь әдәбиятчылар алдында укытучылар сыйфатында Россиянең атказанган шагыйрьләре һәм язучылары, танылган тәнкыйтьчеләр һәм филологлар чыгыш ясаячак. Семинар 2020 елның 1-2 августында була.

Әдәби семинар нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә премия лауреатлары билгеләнәчәк. Әлегә сер итеп саклана торган кыйммәтле бүләкләрдән тыш, җиңүчеләр үз әсәрләрен бастырып чыгару мөмкинлеген дә алачак.

Премияне Россия Дәүләт Думасы депутаты Евгений Шулепов гамәлгә куя. Гаризаны гамәлгә куючы сайтында бирергә мөмкин: eshulepov.ru. Нигезләмә һәм башка материалларны да биредә урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100