news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтен дөнья буйлап "Татарча диктант-2019" акциясендә 85 мең кеше катнашкан

Акция барлыгы 1410 мәйданчыкта оештырылган иде.

Бөтен дөнья буйлап "Татарча диктант-2019" акциясендә 85 мең кеше катнашкан
соц сети

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). Бөтен дөнья буйлап 19 октябрь көнне үткән "Татарча диктант-2019" акциясендә 85 мең кеше катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итә. 

Акция барлыгы 1410 мәйданчыкта оештырылган иде. Диктантны 22 чит ил һәм Россиянең 47 субъекты язды.

Чарада Татарстанның 43 районы да катнашты. Казанда "Татарча диктант" өчен 204 мәйданчык булдырылды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot