news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөрйән бал кортларын саклап калу өчен аларны патронажга алу кирәк - Башкортстан белгечләре

Меценатлар бөрйән бал кортларын саклап калуда катнашулары белән горурланырлар иде, ди белгечләр.

(Казан, 2октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның «Шулгәнташ» тыюлыгы җитәкчесе Михаил Косарев «Башкорт Уралы» биосфера резерватының Координацион совет утырышында бөрйән бал кортларының юкка чыгу проблемасын күтәргән. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы яза. (Бөрйән (бурзян, башкорт) бал корты дөньяда югары сортлы бал җыючы токым буларак билгеле - ред.)

Ул соңгы елларда тыюлык территориясенә Россиянең төрле почмакларыннан төрле токым бал кортлары алып килүләрен һәм аларның бөрйән бал кортлары белән кушылуын билгеләп үткән. Кушылу нәтиҗәсендә бөрйән кортларның сыйфаты начарлана. Китерелгән токымнар салкыннарга чыдам түгел, аларның икенче буыны инде чирли һәм үлә башлый, дип белдергән җитәкче. Аларны кертүдән тыярга, яки, күптәннән планлаштырылганча, тыюлык мәйданын киңәйтергә кирәк. Дәүләт күләмендә карар кабул ителгән булса да, нәтиҗәсе юк, дип кисәткән җитәкче.

«РБ ООПТ буенча дирекция» оешмасының директор урынбасары Фәрит Абдуллин шул ук утырышта: «Дөрес оештырылмаган туризм сакланучы объектларга зыян салырга мөмкин. Бөрйән бал кортларының җирле популяциясе һәм яшәвенә шартлар булсын өчен тарихи-этнография объектларының саклануы кирәк”, - дип белдергән.

"Башкортстан" милли паркы җитәкчесе Владимир Кузнецов бу уңайдан тәкъдим белән чыккан. «Шактый гына милли паркларда вольерлар һәм кыргый хайваннарны патронажлык итү практикага кергән. Без дә кәүсәдәге умарталарга патронаж итәрдәй кешеләрне табарга телибез.  Меценатлар бөрйән бал кортларын саклап калуда катнашулары белән горурланырлар иде», — дигән ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100