news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөртеклеләрне җыеп алу нәтиҗәләре буенча Апас республикада икенче урында

21 августка район буенча 15172 гектарда, 57960 тонна бөртеклеләр җыеп алынды.

(Апас, 21 август, "Татар-информ", "Йолдыз", Гүзәл Хилавиева). Апас районы басу-кырларында бөртеклеләрне җыеп алу эшләре көннән-көн алга бара. Эш нәтиҗәләре буенча Апас республикада икенче урында. 21 августка район буенча 15172 гектарда, 57960 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Гомуми уңыш 38,2 центнер тәшкил итә. Хуҗалыклар көзге бодайны тулысынча җыеп амбарларга салды. Бүгенге көндә көзге арыш, арпа, борчак җыеп алу эшенә керештеләр, дип яза җирле басма.

Район башлыгы тәүлек әйләнәсе басу-кырларда булып җитәкчеләр, механизаторлар белән очрашып ягулык белән тәэмин ителешне, техниканың төзеклелеге мәсьәләләре белән таныша. Килеп туган сорауларны урында ук хәл итәләр. Шулай ук алдынгы комбайнчыларга премияләр тапшыру да дәвам итә. Чираттагы бүләкләүләр Әлмәндәр берләшмәсеннән башланды. Биредә япь-яшь егетләр кыр корабларын иярли. Рамил Шаһиәхмәтов белән Ришат Галиуллин 5 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнделәр.
– Аграр көллиятне тәмамлагач армиядә хезмәт итеп кайттым. Аннан соң хуҗалыкта машинада эшли башладым. Урып-җыю чорында Рамил абый белән өченче сезон катнашам инде. Рамил абый төнлә суктыра, ә мин көндез. Эшләвебезнең нәтиҗәсе булып менә премия алдык. Рәхмәт җитәкчеләргә!,- ди Ришат Галиуллин. Шушы ук кырда Нияз Закиров белән Илдүс Салахов та 5 меңлек премия алдылар. – Мин дә аграр көллиятне тәмамлап, аграр университетка укырга кердем. Өченче сезон Нияз абый белән эшлибез. Премия алгач күңелләр күтәрелеп китә, дәртләндереп җибәрә, тагын да яхшырак эшлисе килә, - ди яшь комбайнчы Илдүс Салахов.

Йомралы берләшмәсеннән 5 мең сумлык премиягә Марсель Сәмигуллин белән Айрат Исмәгыйлев ия булдылар. Дәү әтисе белән әтисенә ярдәм итәргә Ринат та килгән иде. – Минем дә Дәү әти кебек алдынгы комбайнчы буласым, премияләр алып, газета битләрендә күренәсем килә. Атна буе хоккейга тренировкага йөрим, шимбә-якшәмбе комбайнда ярдәм итәргә киләм, -ди кечкенә Ринат Сәмигуллин.

Шушы ук хуҗалыктан яшь комбайнчылар Рамил Вафин белән Ленар Хәмидуллин экипажы да премия белән бүләкләнделәр.

– Һава шартлары яхшы булганда ике сменада суктырабыз. Сигезенче сезон кыр корабын иярлим инде. Рамил белән дүртенче сезон бергә. Тырышлыгыбызны күреп, зурладылар. Бик шатландык, - диде Ленар Хәмидуллин.

Горбунов берләшмәсеннән Фиргат Әхмәдуллин белән Вәгыйз Хәмидуллин экипажы, Алмаз Сәләхетдинов белән Артур Хәбибрахманов экипажлары 5 мең сумлык премия алу бәхетенә ирештеләр.

– Премия алу бик күңелле. Җитәкчеләргә зур рәхмәт!, - диде алдынгы механизатор Фиргат Әхмәдуллин. Йомралы берләшмәсеннән абыйлы-энеле Рамазан һәм Раил Гашыйгуллиннар, Илгиз Минһаҗетдинов экипажлары да 5 мең сумлык премия белән бүләкләнделәр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100