Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Бәрмәнчек" ансамбле танылган керәшен җырларын этно-рок-фолк юнәлешендә башкарачак
"Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле IX яңа сезонын Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә ача.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле танылган керәшен җырларын этно-рок-фолк төркеме белән берлектә, яңача эшкәртеп, тәкъдим итергә җыена. “Бәрмәнчек” ансамбле яңа сезонын “Хмельная ворга” этно-рок-фолк төркеме катнашындагы проект белән ача.
Коллективның яңа программасы турында “Татар-информ”га “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков сөйләде. “Беренче бүлеккә нагайбак фольклорын чыгарабыз. Аларның казакларны сугышка озату, каршы алу күренешләрен күрсәтәбез. Ә икенче бүлектә “Хмельная ворга” этно-рок-фолк төркеме белән бергә эшлибез. Керәшен халык җырларын яңа эшкәртүдә тәкъдим итәбез, – ди ул. – Әлеге юнәлештәге берничә композицияне “Питрау”да күрсәтеп караган идек. Яшьләр яхшы кабул иткәч, без дәвам итергә булдык”.
Программаның режиссеры – Илдар Хәйруллин. Ансамбль аның белән беренче тапкыр гына эшләми.
“Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле IX яңа сезонын 31 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә ача. Башлана – 18.30 сәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз