Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Бүреләр» рок-төркеме: Бу концерт татар һәм башкортларны берләштерәчәк
«Бүреләр» төркеме музыкантларын татар халкы яратып каршы алган.
(Казан, 30 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 2 апрель 20.00 сәгатьтә Башкортстанның «Бүреләр» башкорт рок-төркеме Казанның Китапханә клубында (Библиотека клубы) (Кремль урамы, 21) беренче концертын тәкъдим итә.
«Казанда беренче тапкыр „Мин татарча сөйләшәм“ акциясендә чыгыш ясадык. Казан халкы җылы каршы алды, TAT CULT FEST фестивалендә дә катнаштык. Безне татар халкы бик ошатты, яратып тыңладылар. Бу концерт татарларны һәм башкортларны берләштерәчәк», — дип сөйләде «Татар-информ»га «Бүреләр» төркеменә нигез салучы Илшат Абдуллин.
Аның сүзләренчә, программада элекке хитлар һәм беркайда яңгырамаган яңа җырлар булачак. «Гауга» төркеме, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев белән бергә чыгыш ясаячакбыз. Татар музыкантлары Уфада, без Казанда җырлыйбыз. Без дуслар, бер-беребез белән аралашып торабыз», — диде ул.
Башкортстан музыкантлары эстрадада гауга чыккан вакытта рок-төркем ике тугандаш халыкны берләштерә, дигән фикердә.
«Бүре — башкорт халкының символы, рух, азатлык. Шунлыктан, төркемгә „Бүреләр“ дип исем бирдек», — дип аңлатты төркемнең лидеры.
«Бүреләр» — башкорт рок-төркеме. Ун ел элек барлыкка килгән. Төркемгә музыкант Илшат Абдуллин нигез салган. «Бүреләр»дә хәзерге вакытта барабанчы, бас гитарачы, ике гитарада уйнаучы һәм җырчы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз