Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
^“Бүре токымы” кайда да бирешми
^“Бүре токымы” кайда да бирешми
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Екатеринбург, 22 март, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Мәгълүм булганча, 2006нчы ел Татарстанда Әдәбият һәм Сәнгать елы дип игълан ителде. Бөек татар әдипләренең һәм сәнгать осталарының юбилейлары елында Урал төбәгендә яшәүче күп кенә күренекле татар кешеләре дә үзләренең түгәрәк гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Читтә яшәүче татарлар арасында милләтнең йөзе булып саналган, кеше арасында бик абруйлы милләттәшләребез бу ел юбилейларын бәйрәм итә.
Ел башыннан ук Екатеринбург шәһәрендә андый бәйрәмнәрне бенефис концертлар белән Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Гыйльфанов һәм Урал төбәгенең танылган җырчысы Зөлфия Мөбәрәкшина билгеләп үттеләр. Ә күптән түгел Свердловски өлкәсенең Түбән Сырга районы Акбаш авылы кешеләре хөрмәтле аксакал Гәрәй абый Фәрхетдиновның 70нче туган көнен уздырдылар.
Авыл клубы ул көнне халык белән шыгрым тулы иде. Гәрәй абыйны гомер бәйрәме белән котларга дип Свердловски өлкә хөкүмәте вәкиле, район хакимияте җитәкчесе, депутатлар, Татарстанның һәм Башкортстанның Урал төбәгендәге даими вәкилләре, Екатеринбург шәһәреннән өлкә татар милли оешмалары җитәкчеләре, татар җыры осталары, журналистлар килделәр.
Мондый зурлауларга Гәрәй абый бик лаек кеше.
Һәр авылның үзенең йөзек кашы булырдай кешесе була. Шуның кебек, Акбашны да Гәрәй абыйсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Яшьтән үк тынгысыз холыклы булган Гәрәй, дусты Фәрхәт белән бергә, балачаклары авыр сугыш елларына туры килсә дә, укыйлар, бу якларда беренчеләрдән булып югары белем алуга ирешәләр. Бар гомерләрен туган авыллары Акбашка багышлаган бу ике аксакалны авылдашлары бик хөрмәт итәләр.
Укытучы, мәктәп директоры булып бик күп еллар эшли Гәрәй абый. Авылның һәр кешесе диярлек анда тәрбияләнеп чыккан дисәң дә була. Бер үк вакытта партия эшләреннән дә баш тартмый, партком секретаре вазифасын башкара. Авылдагы бер генә чара да Гәрәй абый катнашыннан башка үтми. Соңрак аны авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Олысы да, кечесе дә бик ихтирам итәләр аны. Фәрхетдиновларның гаилә тормышы да башкаларга үрнәк булып торырлык. Лачындай өч ул үстереп, аларның барысына да югары белем биргәннәр. Бүген уллары, киленнәре, оныклары тормыштагы уңышлары белән куандырып торалар. Әтиләрен-әниләрен бик хөрмәт итеп яшиләр.
- “Бу нәселдә ялкаулар була алмый, - диләр авылда, - Гәрәйнекеләр - атаклы нәсел - бүре токымыннан”. Гәрәй абыйның туганнан туган сеңлесе, укытучы Миләүшә Габдрахманова үзенең котлау сүзендә бу токымны бик дөрес тасвирлады. “Без, борынгы бүре токымы, күпбез, - диде ул, - Акбашта, күрше авылларда гына түгел, Мәскәүдә дә, Петербургта да, Владивосток ягында да, чит илдә дә без күп. Син, Гәрәй абый, дала өстендә очкан бөркет кебек, барыбызны да күзәттең, ялгышсак, төзәттең, ашыксак, туктаттың. Сине тыңлап, укырга, кеше булырга тырыштык. Син карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләдең дә эшләдең. Без барыбыз да синнән үрнәк алабыз”.
Эше белән, гаделлеге, туры сүзле, ныклы ихтыярлы була белүе белән ихтирам казанган гади авыл кешесе Гәрәй абый Фәрхетдиновның гомер бәйрәмен шундый югары дәрәҗәдә билгеләп үтү татар авылы Акбашта яшәүчеләр өчен зур горурлык уятты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз