news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәһрәйндә Коръән укучылар бәйгесендә Россия вәкиле беренче унлыкка кергән

Бәйге ике номинациядә (Коръәнне тулысынча ятта белү һәм Изге китапны кәгазьдән сәнгатьле уку) үткәрелгән.

Бәһрәйндә Коръән укучылар бәйгесендә Россия вәкиле беренче унлыкка кергән
muslim.ru

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 2018 елда Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә җиңгән һәм XVIII Мәскәү халыкара Коръән-хафизлар конкурсында катнашкан Айёмиддин Фәхретдинов Бәһрәйндә узган Изге Коръәнне укучылар халыкара премиясендә чыгыш ясап, 70 илне тәкъдим иткән 140 вәкил арасында алтынчы урынны яулаган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге ике номинациядә (Коръәнне тулысынча ятта белү һәм Изге китапны кәгазьдән сәнгатьле уку) үткәрелгән. Безнең ватандашыбыз беренче номинациядә чыгыш ясаган.

Бу Айёмиддин Фәхретдиновның халыкара Коръән укучылар бәйгесендә беренче генә тапкыр катнашуы түгел. Әйтик, 2017 елда ул Мисырда узган Коръән-хафизлар бәйгесендә икенче урынны яулаган, ә 2016 елда Россияне Күвәйттә тәкъдим иткән. Халыкара конкурслардан тыш, Айёмиддин Россия күләмендәге бәйгеләрдә дә күп мәртәбә беренче урынны яулаган.

Шунысын да искәртик: Айёмиддин Фәхретдинов 10 яшьтә инде Изге Коръәнне яттан белгән һәм шул ук вакытта комиссиядә утыручыларны искиткеч яхшы хәтере белән дә гаҗәпкә калдырган. Коръән аятьләрен яттан укудан тыш, ул аларның ничәнче биттә икәнен дә әйткән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100