news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәрәскәдә хоккей сезонын яптылар

Җиңүчеләргә хуҗалык җитәкчесе бүләкләр тапшырды.

(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Түбән Бәрәскә бозында авыл җирлеге хоккейчылары хоккей сезонын яптылар. Әтнә районы башлыгы кубогын үзләрендә тотучы бу авыл уенчылары аны чираттагы бәйге белән озаттылар. Бу хакта “Әтнә таңы” газетасы хәбәр итә.

Хоккей ярышында авыл җирлегенең иң оста хоккейчылары 4 командага бүленеп уйнады:
- яшьләр,
- мәктәп укучылары,
- студентлар,
- ветераннар командалары.

1 урында – Студентлар, 2 урында – Ветераннар, 3 урында – Мәктәп укучылары белән яшьләр.

Җиңүчеләргә хуҗалык җитәкчесе Илгиз Вильдан улы бүләкләр тапшырды. “Мондый уеннар яшьләрне генә түгел, авылны да берләштерә”,- ди хуҗалык рәисе. 

news_right_1
news_right_2
news_bot