news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәрәңгедән яхшы уңыш алыр өчен көзен нишләргә - Тукай районы фермерыннан киңәшләр

Озак еллар бәрәңге үстерү белән шөгыльләнгән фермер яхшы уңыш алу өчен төп алты кагыйдәне истә тотарга куша.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Тукай районы фермеры Минталип Миңнеханов "Якты юл" газетасы укучысының бәрәңгедән ничек яхшы уңыш алырга дигән соравына җавап биргән. 

«Якты юл» газетасы редакциясенә Мусабай-Завод авылыннан Гөлсирә Халикова түбәндәге эчтәлекле сорау белән мөрәҗәгать итте: «Минем соравым «икенче икмәк» белән бәйле. Билгеле булганча, бу елны җәй кызу килде. Кызган җир астында бәрәңге «пеште», куырылды. Икенче ел уңышы турында кайгыртып, шундый сорау бирәсе килә. Әлеге бәрәңгене орлыкка кулланырга ярыймы? Гомумән, яхшы бәрәңге уңышы алу өчен нинди таләпләрне үтәргә кирәк?».

Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен, без «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнехановка мөрәҗәгать иттек һәм түбәндәгечә җавап алдык, дип яза газета.

"Һава шартлары белән бәйле рәвештә, «кимсенеп» үскән бәрәңгене орлыкка калдырырга киңәш итмим. Һичшиксез, орлыкны яңартырга, нормаль шартларда үскән бәрәңгегә алмаштырырга кирәк.

Сезгә кызуны яхшы кичерә торган бәрәңгенең «ароза» сортын киңәш итәм. Бәрәңгене үстерү таләпләренә килгәндә, мул уңыш алу нигезендә берничә алым бар.

Беренчедән, җирне көздән үк яхшы итеп эшкәртеп, сөреп куярга кирәк.

Икенчедән, бәрәңге уңышын җыя башлауга 12 көн кала, аның сабакларын чабырга кирәк.

Өченчедән, бәрәңгене казып алгач, аны 30 см да да арырак атарга ярамый. Чөнки, бәрәңге җәрәхәтләнә һәм бәрәңгенең нәкъ шул төшләре чери башлый.

Дүртенчедән, орлыкка дип калдырылган бәрәңгеләр 4,5-5 см да да олырак яки кимерәк булырга тиеш түгел.

Бишенчедән, орлыкка калдырылган бәрәңге нәзек катлам белән җәелеп, 2 сәгать часамы кояш асытында ятырга тиеш. Кояш нурлары астында бәрәңгедә булган микроблар кими.

Алтынчыдан, орлыкка дип калдырылган бәрәңгене саклауга салганчы, базны эшкәртү таләпләре дә бар. Базның диварларын акбур белән агарту мөһим.

Шулай ук базда бакчачы кибетләрендә сатыла торган махсус төтен шашкасын кабызу кирәк. Әлеге төтен моңа кадәр сакланылган һәм шул бәрәңгеләрдән калган микробларны киметә. Язга чыккач, орлыкка калдырган бәрәңгеләрне төрле якларга әйләндереп тору да кирәк. Ә бәрәңге үстерүдә иң мөһиме – төнлә су сибү. Төнлә сибелгән су җирне суыта. Чөнки +25 градуста бәрәңге ял халәтенә керә һәм үсүдән туктый. Шуның өчен җирне суыту мөһим чара", – ди Минталип Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100