news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәрәңгедән мул уңыш алыр өчен көздән калий ашламасын кертү кирәк — белгеч

Фосфорны исә язын кертергә мөмкин.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бәрәңге уңышы мул булсын өчен, аңа җитәрлек күләмдә ашлама кертү мөһим. Моның өчен иң кирәкле ашлама — ул калий. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров шундый фикердә.

“Татарстан” радиосына биргән интервьюсында ул калийны туфракка көздән үк, ягъни хәзер кертеп калдырырга киңәш итә. Шулай эшләгәндә, ашлама тиешенчә эри. Фосфор ашламасы исә бәрәңгенең сыйфатын күтәрү өчен кирәк. Аны яз көне кертү дә зыянлы түгел, ди галим әңгәмә барышында.

“Тирес кертәбез икән, анда калий да, фосфор да бар. Аны квадрат метрына якынча 3 кг исәпләп кертергә кирәк. Әмма тиреснең кимендә 2-3 ятып, черегән булуы шарт”, - ди Марсель Таһиров.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot