news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәрәңге орлыгы 10-15 градуста бер атна ята икән, аңардан яхшы уңыш чыкмаячак - белгеч

Бәрәңгене тирес булган җиргә утырту кирәк. Тирес бөтен кортларны ашый, бәрәңгенең саклануын арттыра, ди Татарстан авыл хуҗалыгы институты директоры.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бәрәңге орлыгын 2 градус температурада сакларга кирәк. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров шундый фикердә. Аның сүзләренчә, 10-15 градуста бәрәңге 1-2 атна ята икән, аның ярты энергиясе юкка чыга. Аңардан берничек тә югары уңыш алып булмый. Бу хакта белгеч “Татарстан” радиосына биргән интервьюсында әйткән.

“Быел төнлә дә 20-22 градус җылы булды, шуңа да бәрәңге берничек тә зәгыйфьләнми генә үсә алмас иде”, - ди галим.

Аның фикеренчә, үсемлекләр үсеше өчен яңгыр һәм скважина суының аермасы бик зур. “Утыртканнан алып, казып алганчыга кадәр бәрәңге һәрвакыт су таләп итә. Бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүчеләр шуңа игътибар итсен иде. Бәрәңгене тирес булган җиргә утырту кирәк. Тирес бөтен кортларны ашый, бәрәңгенең саклануын арттыра. Бәрәңгене казып алгач та сакланырга тиеш. Әгәр дә ул бәрелде икән, димәк, травма ала. Яңа технологияләргә күчү, техника куллануның шул ягын да исәпкә алырга кирәк”, - дигән киңәш бирә Марсель Таһиров.

“Татарстан” радиосына биргән интервьюсында галим бәрәңгенең уңышы зур булсын өчен су сипкәндә яңгыр яуган кебек, кимендә 30 мм су сибәргә кирәклеген дә билгеләп үтте. Ә үсемлеккә зыян килмәсен өчен моны берничә тапкыр кабатлау кирәк. “Әмма бу эшне башкару өчен бик зур белем, профессиональлек һәм аны үз вакытында эшләү таләп ителә”, - ди белгеч.

Моннан тыш, җирне тиешенчә эшкәртү һәм әзерләү мөһим, дигән фикердә Марсель Таһиров. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100