Бәрәңге, кишер, суган кыйммәтләнде, ә кәбестә- арзаная
Узган атнада сөт продукциясе бәяләренең дә беркадәр артуы күзгә ташлана
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Узган атнада Казанның кулланучылар базарында кайбер төр яшелчәләрнең кыйммәтләнүе күзгә ташлана. Мәсәлән, бәрәңге, кишер һәм башлы суган хакы 3,8 проценттан алып 5,9 процентка кадәр күтәрелгән. Шул ук вакытта кәбестә 2,4 процентка очсызлана төшкән.
Татарстанстат хәбәрләренә караганда, сөт продукциясе бәяләре дә үсү ягына үзгәрешләр кичергән. Мәсәлән, атланмай, сөт, майлы эремчек, каймак бәясе 0,6-1,3 процентка күтәрелә төшкән. Башка төр туклану продуктлары арасында сыер ите, йомырка, шикәр комының да 0,4-0,5, тавык итенең -1,4 процентка кыймммәтләнүен күрергә була. Катырылган балык, тары һәм дөге ярмалары, ярымысланган казылык, көнбагыш мае хакы, киресенчә, 0,6-2,5 процентка кимегән.