news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәрәңге белән башлы суган арзаная төште

Ә кәбестә кыйммәтләнүен дәвам итә

(Казан, 4 март, “Татар-информ”). Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе узган атнада Казанның туклану продуктлары базарында бәяләр үзгәрешен игълан итте. Аннан күренгәнчә, башкаланың сәүдә нокталарында кәбестә һаман да кыйммәтләнә бара. Соңгы атнада аның бәясе тагын 0,3 процентка күтәрелә төшкән. Кишер бәясе 4,6 процентка арткан. Бәрәңге белән башлы суганның, киресенчә, арзаная төшүе күзгә ташлана. Бу төр продуктларда бәяләр үзгәреше узган атнада якынча 1 процент чамасы булган.
Башка төр туклану продуктларына килгәндә, сырлар, йомырка, тары ярмасы, үсемлек маеның 0,6-1,9 процентка кыйммәтләнүе мәгълүм. Дөге ярмасы исә 1,2 процентка арзанайган, тавык ите, атланмай, бодай оны, токмач бәясе дә 0,5-0,7 процентка очсызлана төшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot