news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Б.Павлов: «Сыйфат мәсьәләсендә инновацион технологияләр бик зур әһәмияткә ия»

Татарстан «Әйбәтрәк тормыш өчен иң яхшы тәҗрибә» Бөтенроссия форумына әзерләнә, аның барышы буенча оештыручылар фикерләре белән уртаклашты

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «Әйбәтрәк тормыш өчен иң яхшы тәҗрибә» Бөтенроссия форумы 18-20 ноябрь көннәрендә Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында булачак. Аның беренче көнендә халыкара танылу алган «Кэдбери» компаниясе командасы мастер-класс үткәрәчәк. «Кэдбери операция системасы – предприятиенең чәчәк атуы юлы» темасына барган ул чара барышында блиц-бенчмаркинг уздырыла һәм шуның ярдәмендә предприятиедә сыйфатны үстерү буенча «яшерен» урыннар ачыклана.

Бүген ТР Министлар Кабинетында республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында барган брифингта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов шул хакта шәрехләде.

Аның сүзләренчә, 19ында «Корстон»да пленар утырыш үткәрелә һәм сыйфат мәсьәләсендә Мәскәү, Санкт-Петербургның әйдәп баручы белгечләре чыгыш ясый. Шунда ук икътисад һәм сәнәгатьнең төрле тармакларына караган прогрессив технологияләр һәм фәнни эшкәртмәләр күргәзмәсе тәкъдим ителә. Ул көнне форумда катнашучылар Татарстанның иң яхшы предприятиеләренә бара, аерым алганда, «Казаноргсинтез», Казанның вертолет, компрессор заводлары кебек сыйфат менеджменты системасы уңышлы кулланыла торганнары алар.

20 ноябрьдә исә тематик «түгәрәк өстәлләр» эшләячәк һәм алар барысы да төрле тармакның сыйфат мәсьәләсенә кайтып кала – сәламәтлек саклау, мәгариф, сәнәгать, агросәнәгать комплексы, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, экология, дәүләт һәм муниципаль берәмлекләр белән идарә итү сыйфаты.

Форум барышында Бөтенроссия сыйфат оешмасының ел да бирелә торган сыйфат өлкәсендә фәнни һәм гамәли казанышлары өчен рус философы И.Ильин Мактау медале тапшыру тантанасы уздыру, сыйфат өчен Татарстан Хөкүмәте премиясенә үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары» республика конкурсы лауреатларын һәм дипломатларын хөрмәләү дә ниятләнә. Ул конкурста 244 предприятие һәм оешма катнаша, әлеге предприятиеләр Татарстан Республикасы икътисадының төп юнәлешләрен билгели, дип белдерде Б.Павлов. Җиңүчеләр исә «Россиянең 100 иң яхшы товары» конкурсына катнашу хокукын ала.

 Брифингта шулай ук Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Воронин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев, «Татарстан Тест» федераль учреждениесе директоры Валерий Гогин катнашып, фикерләре белән уртаклашты.

В.Соловьев, Татарстан товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтү буенча, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләреннән кала, барлык өлкәдә дә сыйфат буенча мактана ала, дип раслый. Г.Воронин сүзләренчә, интеллект белән әхлак кушылып кына сыйфатлы итеп эшләргә, сыйфади идарә итәргә мөмкин. «Сыйфат мәсьәләсендә инновацион технологияләр бик зур әһәмияткә ия, ягъни сыйфат инновацион технологияләр куллануга бәйле», - дип саный Б.Павлов. Шуңа күрә, форумда, галимнәр һәм төрле өлкәдәге белгечләрдән кала, товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән предприятиеләр һәм оешмалар директорлары, техник һәм технологик югары уку йортлары студентлары катнашуы отышлырак булачак, чөнки директорлар бүген сыйфат мәсьәләсен хәл итсә, укучы яшьләр җитештерү өлкәсенә киләчәк белгечләр, дип белдерде Г.Воронин.   


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100