news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Бәллүр каләм"нең "Елның иң яхшы редакциясе" номинациясендә җиңүчеләре билгеле

"Быел бик күп эш килеп иреште, көндәшлек зур булды, иң көчлеләре җиңде", - диде "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе.

"Бәллүр каләм"нең "Елның иң яхшы редакциясе" номинациясендә җиңүчеләре билгеле
Рамиль Гали

(Казан, 17 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Бәллүр каләм" – "Хрустальное перо" XXII бәйгесенең «Елның иң яхшы редакциясе» номинациясендә «Казан» журналы, «Челнинские известия» газетасы җиңү яулады. Бу хакта "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында игълан иттеләр. Бүген биредә һөнәри бәйгегә йомгак ясала.

Каләм ияләрен "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм Татарстан журналистлары берлеге рәисе Илшат Әминов тәбрикләде. "Мин бу һөнәри бәйрәме, бәйгегә йомгак ясауны гел түземсезлек белән көтеп алам, яңа исемнәр пәйда була. Безнең танылган осталар талантының яңа чикләре ачыла", - диде.

"Быел бик күп эш килеп иреште, көндәшлек зур булды, иң көчлеләре җиңде. Иҗат өчен рәхмәт. Рәхмәтле укучылар, тыңлаучылар тамашачылар, яңа иҗади үрләр сезгә", - дип теләде Айрат Зарипов. Быел бәйгегә рекорд күләмдә 1,5 меңнән артык эш тапшырылган булган.

Татарстан Журналистлары берлеге рәисе Илшат Әминов Татарстан матбугаты көненең иҗат кешеләре бәйрәме, иң шәп һөнәр сайлаучылар бәйрәме булуын билгеләп узды. "Журналист ул - хакимиятнең хезмәтчесе дә, олигархның бар өстәле янында официант та түгел, халык кәефен тоеп чагылдыручы", - диде.

Конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр дипломнар, “Бәллүр каләм” статуэткалары һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнә. Гомуми премия фонды 360 мең сум тәшкил итә.

Конкурс “Эшкә тугрылык өчен”, “Елның иң яхшы редакциясе”, “Елның иң яхшы журналисты”, “Объектив аша караш”, “Туган тел” номинацияләр буенча үткәрелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100