news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Бәллүр каләм" конкурсы игълан ителде

«Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XX конкурсына иҗат эшләре 14 апрельгә кадәр кабул ителә.

"Бәллүр каләм" конкурсы игълан ителде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Журналистлар берлеге белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XX конкурсына иҗат эшләре кабул ителә башлады. Әлеге бәйге журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә уздырыла.

"Бәллүр каләм" конкурсы уздыруның төп максаты — Татарстан журналистларының профессиональлеген бәяләү, ел дәвамында медиа өлкәсе үсешенә йогынты ясаучы физик һәм юридик затларны, хезмәтләрне һәм оешмаларны ачыклау.

Бәйгедә журналистика оешмалары һәм Татарстан Журналистлар берлеге бүлекләре, телерадиокомпанияләр, нәшрият йортлары, матбугат хезмәтләре һәм башка медиа оешма вәкилләре үз көчен сынап карый ала.

"Бәллүр каләм" түбәндәге номинацияләр буенча уза:

“Һөнәргә тугрылык өчен”- 2 приз,
“Татарстанның шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чарасы” – 2 приз,
"Темасы – җирле, осталыгы башкалача" – 2 приз,
“Иң яхшы медиапроект” - 1 приз,
“Объектив аша караш” – 1 приз,
“Туган тел” – 1 приз,
“Журналистикада исем” – 3 приз,
"Танылу" – 1 приз.
«Массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек» – 1 приз.

2017 елның махсус проектлары:
“Россиядә кино елы” – 2 приз,
“Татарстанда су саклау зоналары елы” – 2 приз,
“Г.Тукайның 130 еллыгы” – 2 приз,
“М.Җәлилнең 110 еллыгы” – 2 приз.

2018 елның махсус проектлары:
“Россия Федерациясендә экология елы” һәм “Татарстан Республикасында эклогия һәм иҗтимагый киңлекләр елы” - 2 приз.
“2017 – Конфедерацияләр кубогы”– 2 приз.

Конкурста катнашучыларның эшләре Татарстан Журналистлар берлегендә (420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы 179 йорт, 3 нче подъезд адресы буенча) 14 апрельгә, 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Белешмә өчен телефоннар: (843) 555-85-11, 555-76-03, 555-75-22. Конкурс шартлары һәм нигезләмәсе монда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100