Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бәллүр каләм» бәйгесенең иң яхшы журналистлары һәм редакцияләрен бүләкләделәр
Җиңүчеләрне ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәбрикләде.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында иң яхшы журналистлар һәм редакцияләрне игълан иттеләр.
Буа районынының «Байрак» газетасы, «Сөембикә» журналы «Иң яхшы редакция» номинациясендә җиңүгә лаек булды.
Иң яхшы журналист дип «Татарстан» ДТРК Диана Василова һәм «Казанские ведомости» газетасы хәбәрчесе Ольга Иванычева игълан ителде.
ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров журналистларны иң куркыныч һөнәрләр рәтенә кертте. «Сез һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә. Сезнең сүз халык кәефендә чагылыш таба. Журналистның эше җиңел түгел. Халыкның мәгълүматка ихтыяҗы зур. Фидакарь хезмәтегезгә рәхмәт. Профессионализм һәрвакыт югары баскычта», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз