news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бәллүр каләм» бәйгесенең беренче җиңүчеләре билгеле булды

Бәйгегә 2 меңнән артык эш кабул ителгән.

«Бәллүр каләм» бәйгесенең беренче җиңүчеләре билгеле булды
Рамиль Гали

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге XX нче «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» бәйгесенең беренче җиңүчеләре билгеле булды. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узучы чарага 700гә якын кеше җыелган.

«Иң яхшы республика, шәһәр, район массакүләм мәгълүмат чарасы» номинациясендә «Шәһри Казан» газетасы һәм «Наш Зеленый Дол» Яшел Үзән газетасы җиңүгә лаек булды.

«Темасы – җирле, осталыгы башкалача» номинациясендә «Зәй офыклары» газетасыннан (Зәй районы) Энҗе Әгъләмова һәм «Казанские ведомости» газетасыннан Владимир Дынник җиңде.

«Иң яхшы медиапроект» итеп жюри Игорь Цыбульский һәм Нурсия Шәйдуллина язган «Минтимер Шәймиев» китабын билгеләде.

«Журналистикада исем» номинациясенә «Республика Татарстан» газетасыннан Фәридә Якушева, Люция Нотфуллина («Яңа гасыр» ТРК, Казан) һәм «Сөембикә» журналыннан Эльмира Закирова җиңү яулады.

«Объектив аша караш» номинациясендә «Татарстан» дәүләт теле-радио компаниясеннән Таһир Хәсәнов җиңүче булды.

«Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүдә иң яхшы» булып Татарстан Гражданлык оборонасы һәмм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшчәнлек бүлеге башлыгы Андрей Родыгин танылды.

«Туган тел» номинациясендә «Кызыл таң» газетасыннан (Башкортостан) Венера Мәҗитова җиңде.

Оештыручылар сүзләренчә, жюри барлыгы 2 меңнән артык эш кабул иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100