news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөлгенлеккә төшкән банк клиентларына Татарстан Хөкүмәте 1 миллиард сум бүлеп биргән

Ярдәм чаралары булып микрозайм, ташламалы һәм кайтма лизинг тора.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Республиканың бөлгенлеккә төшкән банкларыннан зыян күргән эшмәкәрләргә Татарстан Хөкүмәте ярдәм йөзеннән якынча 1 миллиард сум бүлеп биргән, дип хәбәр итә RNS мәгълүмат агентлыгы, Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары, Татарстан эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллинның сүзләренә сылтама ясап.

Республиканың икътисад министры Артем Здунов белдергәнчә, Татфондбанк һәм Интехбанкның эшчәнлеге тукталгач, эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән кайбер чаралар бүленеп бирелә.

"Төп ярдәм – микрозайм. Без аларны декабрьдән бирә башладык. Икенчесе – ташламалы лизинг, ягъни беренчел түләүсез җиһаз бирәбез һәм аны файдаланган өчен акча тәлап итмибез. Тагын бик популяр чара – кайтма лизинг... Асылда без җиһаз сатып алып, аны эшмәкәргә кулланышка бирәбез. Шул ук вакытта ул арттырып түләми", – дип сөйләде Артем Здунов.

Рөстәм Сибгатуллин хәбәр иткәнчә, микрозаймнар – якынча 600 миллион, ташламалы лизинг – якынча 250-260 миллион, партнер банклары – якынча 200 миллион сум. Ул искәртеп узганча, Татфондбанкта юридик затлар тарафыннан якынча 30 мең хисап ачылган – төгәл зыян күрүчеләр саны билгеле түгел.

Исегезгә төшерәбез, Татфондбанк проблемалары хакында декабрь уртасында билгеле булды. Шуннан соң Үзәк банк вакытлы хакимият билгеләп, кредиторланың таләбен үтәргә мораторий игълан итте. Аннары шундый ук чаралар Интехбанк карата да кулланылды. 3 мартта Үзәк Банк әлеге ике кредит оешмасының лицензиясен алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100