Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бәла-казалар соңгы 27 көндә 48 кешене исәннәр арасыннан сызып ташлаган
Кичә җитди һәлакәтләр Спас, Зәй һәм Казанның Киров районнарында булган
(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Октябрьнең 27 көнендә Татарстанда, юлда транспорт һәлакәтенә юлыгып, 48 кеше үлгән, 449ы җитди имгәнгән, җәрәхәтләнгән – кешеләргә шәхси бәла-каза китергән 370 һәлакәт нәтиҗәсе шундый. Һәлак булучыларның 7се, имгәнүчеләрнең 165е Казанда бәлагә тарган. Республика ЮХИДИ идарәсенең “Татар-информ” агентлыгына биргән статистикасы шул хакта сөйли.
Республикада кичә җитди һәлакәтләр Спас, Зәй һәм Казанның Киров районнарында булган. Аерым алганда, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге шулар хакында шәрехләмә бирә.
27 октябрь кичендә, 6 туларга 15 минутта, Базарлы Матак – Болгар машина юлының 39 нчы чакрымында “Ниссан Альмера” алдында барган “МТЗ” тракторына бәрелгән, җиңел машина юлдан төшеп капланган һәм аңа ут капкан. Алдан алынган белешмәләр буенча, җиңел машинадагы рулена утырган 1987 елгы егет юл йөрү кагыйдәләренең 9.10 һәм 10.1 пунктларын бозып, куркынычсызлык тәэмин итәрдәй тизлекне арттырган һәм ара (дистанция) калдырмаган, ә трактор яктырткыч утларын сүндереп һәм тану билгеләреннән башка барган. Нәтиҗәдә, “Ниссан Альмера” белән идарә иткән кеше имгәнеп, хастаханәгә озатылган, әмма аны исәннәр арасында саклап калып булмаган.
Әлеге фаҗигадән 5 кенә минут соңарып, Казанның Киров районында да җитди һәлакәт булган: Фрунзе урамында “Форд” белән идарә иткән 1991 елгы егет, юл йөрү кагыйдәләренең 14.1 пунктын бозып, 2000 елгы 3 үсмерне бәрдергән, аларның исә светофорсыз урында җәяүлеләр кичүе буйлап юл аша чыгып барышы булган. Җәяүлеләр хәзер хастаханәдә.
Шул ук көнне кичке 7 нче 15 минутта Чаллы – Зәй – Әлмәт автомобиль юлының Зәй районы турысындагы 44 нче чакрымында “Субару Импреза” белән идарә иткән 1976 елгы ир-егетнең кагыйдәләрнең 9.1 һәм 10.1 пунктларын бозуы һәлакәт китереп чыгарган дип фаразлана. Автомобилен йөгәнләп булмаслык зур тизлектә каршы як юлга чыгарып, ул “ВАЗ-2106” машинасына бәрелгән. Нәтиҗәдә, “ВАЗ” руле артында барган 1980 елгы ир кеше шунда ук һәлак булган, “Субару”ны йөртүче ир, аның 1981 елгы хатын-кыз пассажиры һәм “ВАЗ” пассажиры булган 1959 елгы хатын-кыз хастаханәгә озатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз