Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Бүләк итү көне"ндә Татарстан Милли музей фондына 600 предмет тапшырылган
Тукылган келәмнәр, ислам дине белгече Әнвәр Хәйринең күзлек савыты, шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның шәхси әйберләре музейда лаеклы урын алачак.
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Татарстан Милли музеенда 1 апрельдә узган Бүләк итү көненә нәтиҗә ясадылар. Музей фонды тарихи кыйммәткә ия 600дән артык предметка баеды. Алар - Ислам дине белгече Әнвәр Хәйринең күзлек савыты, шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның шәхси әйберләре, тукылган келәмнәр.
Бүләк итүчеләрнең китапка исемнәрен язу традициясе 1893 елда кергән. Ул совет вакытында туктатылган, әмма җиде ел элек яңартылган. Быел А.Ф.Лихачев, О.С.Александров-Гейнц һәм В.И.Заусайлов белән бергә хәзерге бүләк итүчеләрнең исемнәре дә урын алачак. Быел Альмира Хәйруллина Милли музейга галимнең күзлек савытын һәм карандашлар куела торган стаканны, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова апасының шәхси әйберләрен тапшырды.
Азербайҗанда туган, хәзер Казанда яшәүче Орудж Гусейнов музей хезмәткәрләре белән XIX-XX гасырларда тукылган келәмнәр белән бүлешкән. Аларны азербайҗан традицияләре буенча гаиләдә уллары туу хөрмәтенә әзерлиләр икән.
Бүләк ителгән әйберләр Татарстан Милли музее фондында лаеклы урын алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз