news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәләбәй уналтынчы тапкыр шигърият бәйгесен игълан итте

«Илһам чишмәләре-2017» XVI төбәкара поэзия фестивале рус, башкорт, татар яки чуваш телләрендә шигырьләр кабул итә.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бәләбәйдә «Илһам чишмәләре-2017» XVI төбәкара поэзия фестивале старт алды, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Бәйгене «Бәләбәй хәбәрләре» район газетасы үткәрә. Редакция 27 февральгә кадәр рус, башкорт, татар яки чуваш телләрендә шигырьләр кабул итә. 21 мартка кадәр жюри конкурс эшләрен карап, җиде лауреат һәм дипломантны билгели.

Фестивальнең финалы апрель уратсында билгеләнгән. Лауреатларның һәм номинантларның әсәрләре «Салават күпере» шигъри альманахында басылып чыгачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фестивальдә милли әдәбияткә зур өлеш керткән, патриот-шагыйрь Фатыйх Кәрим иҗатын пропагандалаган әдәбиятчыларга, шагыйрьләргә, галимнәргә шагыйрь исемендәге традицион премия дә тапшырыла. Әлеге премияне Бәләбәй районы хакимияте гамәлгә куйган. Фестиваль үткәрелә башлаганнан бирле Башкортстан, Татарстан һәм Чувашия вәкилләренә 59 премия тапшырылган.

Лауреатлар арасында Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы да бар. Биредә режиссер Ренат Әюпов патриот-шагыйрь Фатыйх Кәримгә багышланган “Күзләреңне үбеп...” спектаклен куйган иде. Авторы – Ренат Харис.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100