news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәләбәй һәм Күмертау шәһәрләрендә бизнес белән шөгыльләнүчеләргә ташламалар каралачак

Башкортстанның ике моношәһәре социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнгән территорияләр исемлегенә керде.

 (Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Башкортстан хакимияте социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнгән ике территория резидентларының кеременә һәм милкенә салым ставкасын ташламалы итәргә планлаштыра, дип хәбәр итә ТАСС әлеге республика Хөкүмәте вәкиленә сылтама белән.

Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев имзасын салган карарларда Башкортстанның Бәләбәй һәм Күмертау моношәһәрләрендә социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнгән территорияләр булдыру турында әйтелә. 2016 елның 29 декабрендә кул куелган шушы документлар Хөкүмәт сайтында урын алган.

"Социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнгән территорияләр резидентларына салым ташламалары бирү максатында, республика югарылыгында закон проектлары әзерләнде. Әйтик, керемгә салым беренче 5 елга 5 процентка ким була, аннан соңгы 5 елга – 10 процентка, оешмалар милкенә салым ставкасы - 0 процент”, - дип хәбәр иткән Башкортстан Хөкүмәте вәкиле.

Шәһәрләрнең идарә командалары махсус прогармма буенча укыган һәм моношәһәрләрне үстерү проектларын яклаган. Социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнгән территорияләр, шәһәрләрне икътисадын диверсификацияләү юлы белән үстерү, инвестицияләр җәлеп итү һәм шәһәр оештыру оешмалары (“Күмертау авиация җитештерү предприятиесе” акционерлык җәмгыяте һәм “Автонормаль” Бәләбәй заводы” ачык акционерлык җәмгыяте) белән бәйле булмаган эш урыннары булдыру максатыннан, оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100