news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәкердә “Запорожец”лар узышты

2015 елдан башлап “ГАЗ-21 Волга” авторетро клубы президенты, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның махсус фонды булдырылган.

Бәкердә “Запорожец”лар узышты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Бүген “Бәкер” шифаханәсе узыш трассасында “Запорожец” ретро автомобильләрендә “Авторалли-2018” булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышта Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Лениногорскидан егермедән артык машина катнашты. Ярышны Ватанны саклаучылар көнендә уздыру тәкъдиме белән “ГАЗ-21 Волга” авторетро клубы чыкты.

Ярышта катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Камил Садриев котлады. Парламентарий авторетро клубы үткәргән чараларның популярлыгы үсә баруын, шифаханәгә тарихи машиналар белән мавыгучыларның елдан-ел күбрәк җыелуын билгеләп узды.

Быел безнең илдә эшләнгән тарихи машиналар ярышы ундүртенче тапкыр узды.

2015 елдан башлап “ГАЗ-21 Волга” авторетро клубы президенты, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның махсус фонды булдырылган.

Бүгенге чарада катнашучылар автораллины “Бәкер” шифаханәсенең элеккеге баш табибы һәм әлеге чара идеясе авторларының берсе Фаяз Ибраһимов исеме белән атарга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100