news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике көнлек рейд барышында 240 электр самокаты штрафстоянкага озатылган

Казанда ике көн дәвам иткән рейд барышында 240 электр самокаты штрафстоянкага озатылган.

Рейд Казан шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә узган. 173 Whoosh самокаты, Urent компаниясенең 64 самокаты һәм «Яшел шәһәр» сервисының 3 велосипеды штрафстоянкага урнаштырылган. Кагыйдә бозучыларга штраф салынган.

Дәүләт автоинспекциясендә шәһәр халкын транспортның барлык төрләрендә, бигрәк тә ике тәгәрмәчле транспортта юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot