news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәхрәйн Корольлеге делегациясе Россия ислам институтында булды

Делегациягә исә сөнниләр шаригать мәхкәмәсе хакиме шәех Ибраһим Рәшид әл-Мәриһи җитәкчелек итә

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). Россия ислам институтында Бәхрәйн Корольлеге делегациясе булып китте. Делегациягә исә сөнниләр шаригать мәхкәмәсе хакиме шәех Ибраһим Рәшид әл-Мәриһи җитәкчелек итә.

Кунаклар РИИның китапханәсе, Коръән хафизлары әзерләү үзәге һәм ислам мәгърифәте музеенда булды. Алар шулай ук университеты мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Нургалиев белән очрашты, ул, үз чиратында, кунакларга уку йортының эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде.

 

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot