news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәхетсезлек очракларын теркәү бюросы хәбәрсез югалганнарны табарга ярдәм итә

Әлеге бюрога 053 һәм 292-21-21 номеры аша шалтыратырга мөмкин

 (Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда соңгы 14 елда ТР буенча ЭЭМның бәхетсезлек очракларын теркәү бюросы эшләп килә. 2008 елдан ул киңәйтелә һәм бөтен Татарстанга хезмәт күрсәтә башлый. Әлеге хезмәт хәбәрсез югалганнарны “кайнар эзләр” буенча эзләү белән шөгыльләнә.

Быел 10 ай эчендә генә дә бәхетсезлек очракларын теркәү бюросы операторларына 67,7 мең шалтырату булган, шуларның 45,6 меңе кеше эзләүгә нисбәтле. Әлеге бюро хезмәткәрләре тарафыннан эзләнүдә булган 960, хәбәрсез югалган 32 кеше эзләп табылган, танылмаган 16 мәетнең шәхесе, билгесез булган 23 авыру һәм 2 җинаятьче ачыкланган.

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә ТР буенча ЭЭМның бәхетсезлек очракларын теркәү бюросы җитәкчесе Гөлнара Әхмәтова хәбәр итте. “Без хокук саклау органнары белән генә түгел, республиканың төрле министрлыклары һәм ведомстволары белән дә хезмәттәшлек итәбез. Татарстаннан читтә, хәтта Россия территориясе буенча да эшчәнлек алып барабыз”, - ди ул.

Әлеге бюрога стационар телефоннан 053, ә кәрәзле телефоннардан 292-21-21 номеры аша шалтыратырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot