news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бәхетле» супермаркеты чираттагы җиңүен яулады

«Бәхетле» супермаркеты чираттагы җиңүен яулады

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Наматова). «Бөтендөнья сыйфт көне уңаеннан үткәрелгән сыйфат атналыгы кысаларында узган «иң алдынгы супермаркет» бәйгесендә беренчелекне «Бәхетле» кибетләр челтәре яулаган». Бу турыда бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелгән матбугат очрашуында инспекциянең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Дина Майлова хәбәр итте.

Иң алдынгы һәм халык иң еш йөри торган супермаркетны бу юлы да кулланучы үзе билгеләгән. Сыйфат атналыгы дәвамында Казанның эре супермаркетларында консультация пунктлары оештыру белән беррәттән, инспекция хезмәткәрләре халык арасында шәһәребез кибетләре рейтингын ачыклау максатыннан, сорашулар да үткәргән. Әлеге акциядә барлыгы 1778 кеше катнашкан. Дина Майлова сүзләренә караганда, сораулар: «Кайсы кибеткә ешрак йөрисез? Һәм ни өчен?» формасында оештырылган. Кулланучылар шулай ук бәйгедә катнашкан супермаркетларның уңай һәм тискәре сыйфатларын да билгеләп үткән.

Беренче урынга чыккан «Бәхетле» кибетләр челтәрендә халыкны деликатес ашамлыкларның кыйммәт бәядән сатылуы, ташламалар системасының кирәгенчә эшләмәве канәгатьләндерми. Супермаркетның уңай сыйфатлары рәтенә халык продукциянең югары сыйфатлы, ассортиментның киң һәм ураза, пасха кебек бәйрәмнәргә махсус продукция әзерләвен керткән.

Икенче урында— «Перекресток». Кулланучылар әйтүенчә, биредә башка супермаркетлар белән чагыштырганда, ашамлыклар арзанрак бәядән тәкъдим ителүе, ярымфабрикатларның киң ассортиментта булуы уңайлылык тудыра.

Өченче урынга «Рамстор» кибетләр челтәре лаек булган. Әлеге супермаркетның тискәре яклары рәтенә казанлылар ит ярымфабрикатларының, салатларның сыйфаты түбән булуын, кассирлар саны җитмәве сәбәпле, еш кына чират барлыкка килүен керткән.

Продукцияне башка кибетләр белән чагыштырганда, шактый арзанрак бәядән тәкъдим иткән «Эдельвейс», «Пятерочка», «Магнит» кибетләрен дә халык уңай яктан сыйфатлаган.

«Гроссмарт», «Патэрсон» кибетләренә халык күбесенчә өйгә якын урнашканлыгыннан йөри, тик монда аларны сатуга чыгарылган продукция арасында яраклылык вакыты чыккан ашамлыкларның еш очравы борчый.

news_right_1
news_right_2
news_bot