news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәхетле парларны котлау

Бәхетле парларны котлау

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Иртәгә Казан хакимияте каршындагы ЗАГС бүлегендә шәһәрнең Совет районында яшәүче ике парны алтын юбилейлары белән тәбрикләү тантанасы уздырыла. Зинаида һәм Фәрваз Гыйлаҗевларның исемнәре никахлашу сараеның мактау кенәгәсенә теркәлгән.

Тантана вакытында алар үзләренең имзаларын шушы китапта калдырачак. Гыйлаҗевлар гаиләсе катлаулы тормыш кичергән. Питрәч районы кызы Зинаида, Казанга килгәч балалар хастаханәсендә эшләгән. Фәрваз – завод эшчесе. Танышып кавышканнан соң алар 1956нчы елда комсомол юлламасы белән Североуральск шәһәренә китә. Фәрваз шахтада, ә Зинаида төзелештә эшли башлый. Анда яшь гаиләнең бер-бер артлы ике кызчыгы дөньяга килә. 1960нчы елны Гыйлаҗевлар гаиләсе туган якларына, Казанга кайта. Биредә аларның тагын ике кызы туа. Бүген инде юбилярларның 6 оныгы һәм 2 оныкчасы бар.

Музыка һәм җылы шигъри сүзләр белән аралашып барган тантанага «алтын» даталарын билгеләп үтүче гаиләнең туганнары, дуслары һәм элекке хезмәттәшләре дә киләчәк. Гадәттәгечә аларга ЗАГС хезмәткәрләре шәһәр башлыгының котлау сүзләрен җиткерер һәм истәлекле бүләген тапшырыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100