news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Бәхетле" җитәкчесе зарланганнан соң, Татарстанда үзмәшгульлекне өйрәнә башладылар

Мөслимә Латыйпова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка декрет ялында утырып, социаль челтәрләр аша торт сатучы әниләргә зарланган иде.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык буенча совет Татарстандагы үзмәшгульлекне өйрәнә башлады, дип Татарстан бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов инстаграмда язды.

Мондый карар «Бәхетле» челтәре генераль директоры Мөслимә Латыйпованың апрельдә киңәйтелгән киңәшмәдәге чыгышыннан соң кабул ителгән. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка декрет ялында утырып, социаль челтәрләр аша торт сатучы әниләргә зарланган иде. Латыйпова фикеренчә, мондый бизнес нигезсез өстенлекләргә ия — алар салым түләми, социаль фондларга акча күчерми. Нәтиҗәдә, белгечләр, зуррак «соры» хезмәт хакы артыннан шундый эшмәкәрләргә китә.

«Соңгы киңәйтелгән киңәшмәдә без күтәргән социаль челтәрләрдәге эшмәкәрлек темасы барлык матбугат чараларын һәм социаль челтәрләрне шаулатты», — дип яза Нагуманов инстаграмда.

Совет төрле өлкәләрдәге эшмәкәрләр белән 10–15 очрашу оештырырга җыена.

«Советның бурычы — үзмәшгуль кешеләр очраша торган системалы проблемаларны ачыклау, аларны чишү юлларын билгеләү», — дип өстәгән республика бизнес-омбудсмены.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100