news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Бәхетле" гипермаркетлар челтәре сатуга куелган

"Бәхетле" челтәренең бәясе 10 миллиард сум тәшкил итә.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанның “Бәхетле” гипермаркетлар челтәренең сатылу ихтималы турында җиткерелә. Бу хакта “Ведомости” җиткерә. Сүз, мөгаен, Мәскәүдәге “Бәхетле” кибетләре турында бара торгандыр.

Әлеге басма челтәрләрне сатып алу тәкъдиме кергән компания хезмәткәренә сылтама ясый. “Бәхетле” челтәренең бәясе 10 миллиард сум тәшкил итә, диелә.

Татарстан сәүдә челтәренең Мәскәүдәге кибетләре аренда түләвенең югары булуы сәбәпле сатуга куелган булырга мөмкин, дип фараз кылына. Әлегә “Татар-информ” корреспондентлары гипермаркет челтәре вәкилләреннән аңлатма ала алмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot