Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Бәхет” ансамбле мәскәүлеләрне бәхетле итәчәк
“Бәхет” ансамбле мәскәүлеләрне бәхетле итәчәк
(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Мәскәү электр лампалары заводы Мәдәният йортында “йолдызлар” явып кына тора. Әле күптән түгел генә монда Мәскәүнең танылган эстрада йолдызларының Зур концерты үткән булса, 6 февральдә исә башкаланың “Бәхет” вокал-инструменталь ансамбле концерты булачак.
Концертта Бөтенсоюз фестивальләре лауреаты Наил Нәбиев, Лондонда үткәрелгән яшьләр халыкара музыка бәйгесенең баян буенча дөнья кубогы иясе, виртуоз-баянчы Айдар Гайнуллин, аерым башкаручылардан Әдис Гайнуллин, Юлия Насретдинова, Илшат Әгалтдинов, биюче Алсу Сафина һәм скрипкачы Лилия Габитовалар катнаша. Программаны нәфис сүз остасы Бәрхет Гәрәй алып барачак.
Мәскәү тамашачысы бу яшьләр коллективын һәрчак көтеп ала һәм аларның концертларына төрле яшьтәге милләттәшләребез йөри. Олы яшьтәгеләргә бигрәк тә, концерт программасындагы татар халык җырларының муллыгы ошый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз