news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәгырендә аның милләт гаме

"Бердәмлек"нең 20 еллык юбилее уңаеннан

"Бердәмлек"нең 20 еллык юбилее уңаеннан

“Бердәмлек»нең шушы юбилей нисбәте илә күңелемдә хатирәләр кузгалды. Ни дисәң дә Казан ка¬ласында кырык ел кайнадым, та¬тарның «каймагы» белән аралаш¬тым, дияргә була.
Өстәлемдә инде саргая башлаган гәзит тупламалары ята. Без яратып укый торган «Бердәмлек» гәзите... Әле яңа гына аның беренче санын кулга алып, язмаларда таныш исемнәр, авыл атамаларын күреп, балаларча бер¬катлылык белән шатлана-шатлана укы¬ган идек, ә менә, баксаң, егерме ел узып та киткән! Татарстанның «Идел» журналында 1989 елдан, аның беренче санын чыгарудан башлап ике дистә елга якын эшләгән кеше буларак, һич ялгансыз әйтә алам: бу елларда татар матбугатын нәшер итү - олы ихтирамга лаеклы, рухи ныклык һәм зур җаваплылык таләп итә торган тынгысыз, ләкин ифрат та игелекле хезмәт ул. Халыкка хезмәт итү дип тә атарга була. Гомумән, бу нисбәттән, «Бердәмлек» белән «Идел» арасындагы зур уртак¬лыкны билгеләп үтәргә кирәктер. Чөн¬ки бу басмалар бер тарихи чорда, 90 нчы еллар башындагы җәмгыяви үзгәрешләргә бәйле, халкыбыз көчле рухи күтәрелеш халәтен кичергәндә, киләчәккә олы өметләр баглап, төрле өлкәләрдә эшчәнлек җанландырган дәвердә дөнья күрде. Ләкин өмет-хыяллар белән чынбарлык арасында зур аерма бар, шуңа күрә дә һавадагы торнага түгел, кулдагы песнәккә шөкер итәргә туры килде. Котырып чәчәк аткан «кыргый» капитализм шартларында мил¬ли яңарыш планнарының гайрәт-шаукымы да сыра күбеге сыман бик тиз шиңде. Шуңа карамастан, тарих бүләк иткән форсаттан файдаланып, бер-ике ел эчендә үзенең укучысын туплап өлгергән милли гәзит-журналлар теше-тырнагы белән яшәр өчен көрәште, җилкәләренә йөкләнгән олы вазифаны төшермичә, халык күптән сусаган рухи ихтыяҗларны, милли бурычларны үтәргә омтылды.
Егерме ел иңгә-иң атлаган “Бер¬дәмлек” һәм “Идел”нең максатлары уртак - “татар халкының үткәне, бүген¬гесе киләчәге” дигән сорауларга җавап эзләү һәм укучыларга шуларны тасвир¬лау, дәлилләү, аңлату, искәртү, гыйбрәт итеп күрсәтү.
Әлбәттә, бу темаларны яктыртучы авторларыбыз да уртак. Укучыларны, мәсәлән, танылган татар язучысы Ибраһим Газиның «Адәмнәр» әсәре тет¬рән¬дерде. Узган гасырның егерменче елларында татар авылларында да хөкем сөргән ачлыкның никадәр фаҗи¬гале икәне моңа кадәр матбугатта тасвирланмаган иде әле. Бу әсәр озак еллар бастырып чыгарырга рөхсәт ителмичә, тыелып килде. Ә берен¬челәрдән булып, аны укучыларга «Идел» журналы белән «Бердәмлек» га¬зета¬сы җиткерде.
Татар халкының тарихында, гомумән, авыз тутырып әйтергә, кычкырып сөй-ләргә яисә фәнни эзләнүләр алып барырга ярамаган «ак таплар» күп иде. Шул исәптән, игелекле гамәлләре, мә¬дәниятне үстерүгә керткән зур өлеше, халкыбызның күркәм сыйфатларын эш-фигыле яки яу кырындагы батырлыгы белән башка халыкларга һәм илләргә таныткан күп кенә шәхесләребезнең исемнәрен ачарга кирәк иде. Бу хезмәтне галимнәр, язучылар белән беррәттән журналистлар да үз җилкәсенә йөкләде дияргә була. 
Быел  зурлап Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәрбез. Бу кан¬койгыч сугышта да татарлар сынатмаган, тиңдәшсез батырлык үрнәк¬ләрен күр¬сәт¬кән. Ләкин аерым каһар¬ман¬нар¬ның исеме әле дә булса киң җәмә¬гатьчелеккә билгеле түгел. Бер генә мисал. “Идел” һәм “Бердәмлек”нең даими авторы, танылган язучы Шаһинур Мос-тафин фронтта һәм тылда дошманга каршы аяусыз көрәш алып барган милләттәшләребезнең язмышын өйрә¬неп, озак еллар эзләнүләр алып барды һәм кыйммәтле ачышлар ясады. Әйтик, тарихи гаделлек тантана итсен өчен, ул Берлинда рейхстаг манарасына Җиңү байрагын беренче булып элеп куючының да татар егете Гази Заһитов икәнлеген исбатлый алды һәм матбугатта язып чыкты.
“Тел, лөгать алмашу” - бу безнең басмалар өчен табигый күре¬неш. Мәсәлән, “Идел” битләрендә Самара журналисты Исмәгыйль Моста¬фин¬ның Коръәнне гарәпчәдән шигь¬ри тел¬дә урысчага тәрҗемә иткән Вале¬рия ханым Порохова белән бик тә эчтә¬лекле әңгәмәләре басылып чыкты һәм укучыларда зур кызыксыну уятты. “Бердәмлек”тә күп еллар хезмәт иткән өлкән буын журналистыбыз Минзакир ага Нуретдинов та безнең туган як¬лардагы тормышны даими рәвештә яктыртып килде, рәхмәт аңарга. Аның дәвамчысы буларак, журналист Нурсинә Хәкимова исә Денис авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм генерал дәрәҗәсенә җиткән Фах¬разый ага Әхмәтвәлиев турында язып чыкты. Бу да бик күркәм ачыш бит, чөнки без хәзер данлыклы якташыбыз Фахразый ага белән горурланабыз. Шу-нысы кызык, ул минем әниемнең сବбак¬ташы булып чыкты. "Кулак гаилә¬се" диеп җәберләделәр, ахры, аларны. Әти-әниләре авылдан киткән, ә улларын туганнарында калдырганнар. «Өс-башы әллә кем булмаса да, укуы бик әйбәт, баш¬лы малай иде», - дип искә ала минем әни.
Безнең төбәктә Нурсинә Хәкимова бармаган авыллар калмагандыр, анда яшәүче кызыклы шәхесләргә, гаилә¬ләргә, гыйбрәтле язмышлы кеше¬ләргә багышланган мәкаләләре дә гәзитнең һәр санында урын ала. Аның берничә әдәби язмасы «Идел»дә басылып чыкты. Гомумән, уртак даими авторларыбыз күп. «Идел»дә тәүге язмалары басылган яшь әдипләрнең дә, олпат язучыларның да кайбер әсәрләре «Бердәмлек» аша укучыларга барып иреште. Бу гамәл бик мәслихәт: үзебезнең төбәк укучылары яңа исемнәр һәм яңа әсәрләр белән таныша, әдәбият белән кызыксыну арта, аннан соң, кайсы авторга үзен пропагандалау ошамас икән?! Хәзер инде Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә Фәнис Яруллин, Лена Шакирҗанова, Нәбирә Гыйматдинова, Рабит Батулла, Марат Кәбиров, Галимҗан Гыйльманов, Нурислам Хәсәнов, Мансур Вәли-Бар¬¬җылы, Заһид Мәхмүди, Рәмзия Габ¬делхакова, Халисә Ширмән һәм башка танылган замандаш әдипләребезнең исемнәре билгеле. Якташлардан күре¬некле шагыйрьләребезнең иҗатына аерым игътибар. Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйровның шигъ¬ри тәлгәшләрен «Бердәмлек» һәм «Идел»дә бик еш укырга була. 
Рөстәм абый Мингалим белән мин озак еллар бер бинада - Язучылар берлеге бинасында - эшлә¬дем, мөгаен, шуңа да аның иҗаты бик якын. Юморга бай, үткен сүзле, гадел, туры холыклы һәм каләм тибрәтүче яшьләргә карата бик тә игътибарлы вә мәрхәмәтле кеше ул. Бер фотосурәтендә мин аны бөек һинд акыл иясе Махатма Гандига охшатам - Рөстәм абый да аның кебек такыр башлы, зирәк акыллы, тирән фикерле, кешелекле ул. Татарстанның Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшләү дәверендә бик күп талантларга канат куйды. Якташыбыз биниһая дәрәҗәле һәм мактаулы әдәби исемнәр йөртә иде, инде хәзер Татарстанның иң югары дәүләт премиясе - Тукай бүләге лауреаты исеменә ия булды.
Аның 60 еллык юбилеен олылап, бик күңелле итеп башта Самарада, аннан соң туган төбәге Камышлыда үткәргән идек. Бу истәлекле вакыйга әле бүгенгедәй хәтердә. «Ялкынлы яшьлек» артистлары башкаруында Рөстәм абыйның җыр¬ларын тыңладык, Камышлыда татар драма театры аның спектаклен уйнады. Шагыйрь үзе дә зур дулкынлану белән сәхнәдән тамашачылар белән аралашты, шигырьләр укыды... Үзенең туган ягы - Йолдыз авылы туфрагына кайтып башын иде, чөнки анда зираттан - мәңгелек йорттан - гайре бер генә йорт та калмаган, авыл таралган.
Әлбәттә, бу чараларны уздыруда «Бердәмлек» гәзите редакциясенең һәм шәхсән аның баш мөхәррире Рәфгать ага Әһлиуллинның өлеше зур булды, дияр идем. 
Түбәндәге чагыштыруны күп¬ләр куллана, ләкин әйтәсе кил¬гән фикерне ул бик ачык аңлата: дәрья тамчылардан хасил булган кебек, «Бердәмлек» тә - татар матбугатының барлык сый¬фат¬ларын чагылдыручы бер басма ул. Балачакта мин күрше Хәмидә әбинең туку станогында шакмаклы киндер сөлгеләр тукыганын күзәтә идем һәм шүреләрне әрле-бирле йөртеп, нечкә җепләрдән озын-озын тукыма ясаучы шушы оста куллы әбинең түземлелегенә исем китә иде. Татар матбугаты да үзенең елъязмасын шулай ук бик зур түземлек, тырышлык һәм тирәнлек белән «тукый»: бер язма - бер бизәк, бер вакыйга - бер төсмер... Һәм менә “Бердәмлек”нең егерме еллык тупламаларын бер өемгә салсаң, шәт, калынлыгы бер аршынга җитәдер. Никадәр хезмәт бит, җәмәгать!
Бу елъязмада нинди генә темалар юк икән! Берничә гасыр тарихы булган зур Гали авылымы яисә туган авылым Карабикол сыман бер генә урамлы кечкенә авылмы - ул язмаларда гыйб¬рәтле вакыйгалар, һәркемгә үрнәк булырдай кешеләр язмышы, халкы¬бызның элек-электән сакланып килгән дини вә дөньяви гореф-гадәтләре, бәй-рәмнәре тасвирлана. Янә дә мин бу эшне алтын бөртекләрен җыюга тиңләр идем. Мондый бай эчтәлекле мәгълүмат туплау - мәдәниятебезне үстерүнең иң үтемле ысулы бит. «Бердәмлек»нең ачышлары-табышлары милләтнең уртак бер «акыл казанына» салына икән, димәк, милли үзаңны баетуга, үстерүгә хезмәт итә. 
Гәзит битләрендә көн кадагына туры килгән иң актуаль мәсьә¬ләләр хакында кайнар бәхәсләр алып барыла. Киңәшле эш таркалмас, ди¬ләр бит. Ана теле, милли мәктәп, мәдәният - бу төп темалар һәрвакыт «Бер¬дәмлек»нең күз уңында. Сүз уңаеннан әйтеп китим. Заманында мин Шенталы районы Денис авылының мил¬ли урта мәктәбен тәмамлаган идем. Татар телен һәм әдәбият фәнен бе¬ренче класстан алып унынчы класска кадәр өйрәткән укы¬тучыларыбызның исемен бүген дә хөрмәт белән искә аласым килә - Зөфәр абый Миңлебаев, Фәрбизә апа Низамова, Зөлхәбирә апа Зәһретдиноваларның урыннары җәннәттә булсын! Казанда укыганда, читтән килгән татар баласы булсам да, алардан алган гыйлем өчен кызарырга туры килмәде, шөкер.
Башка фәннәрдән дә укыту бик көчле булган, сынап-сынап карадым: безнең мәктәпнең «өчле»гә укыган балалары да андагы күп мәктәпләрнең «бишле»гә укыганнары белән ярыша алыр иде. Рус телен укыткан остазларыма да мин мең рәхмәтле, алардан алган белем гомер буена җитте. Татар Әбдекие мәктәбендә 8 класска кадәр мин Габделхәй абый Нуруллин дәресләрен алдым, олы рәхмәт аңарга, ә Денистә Сәлимҗан абый Нигъмәтуллинда укыдым, аның якты истәлеге алдында баш иям. Сәлимҗан абый соңгы көннәренә кадәр «Бердәмлек»нең авторы булды - ул туган якка мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр яза иде.
Хатирәләр, хатирәләр... Төбәк басмасы буларак, “Бердәм¬леꔬнең шун¬дый үзенчәлеге бар - ул гаилә гәзите. Гаилә ул җәмгыятьнең беренчел күзәнәге икән, димәк, гәзит тә һәр күзәнәккә үтеп керә. Моны кабат үзе¬без¬нең гаилә мисалында дәлилли алам. Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан “Бердәмлек”тә әтием Әбүзәр Гайнановның “Тышауланган за¬мана” исемле сугыш хатирәләре ба-сылып чыкты, аннан соң әнием турында “Трак¬торчы Әсма” исемле мәкалә, “Идел” җурналы мөхәррире буларак, үзем белән дә интервью дөнья күрде. Без¬нең нәселдә укытучы һөнәрен сайлаучылар күп. Сугыш елларында һәм сугыштан соң Камышлы педагогия училищесын туганнарыбыз Фатыйх абый, Харрас абый һәм Сәһимә апа тәмамлаганнар. Шул укытучылар мәктә-бендә бергә укыган сабакташының язмасын “Бердәмлек”тә укып, гомере буе Ташкентта балалар укыткан Сәһи¬мә апа ярты гасыр күрешмәгән иптәш¬ләре белән хат языша башлады. Күп¬ләр¬не шулай таныштырды һәм сагы¬нылган дуслары белән кавыштырды “Бердәмлек” - исеме җисеменә бик туры килә аның. 
Бүгенге көннең тагын бер кат¬гый гыйбарәсе: мәгълүмат кем карамагында, дөнья шуның кулында. Хәзерге заманда мәгълүмат кырында кырыс көрәш бара. Тәхеттән төшерү, хакимияткә килү, бай¬лык аулау яисә мал-мөлкәттән колак кагу, дөресе-нахагы - барысы да массакүләм мәгълүмат чаралары аша эшләнергә мөмкин. Бабайлар тикмәгә генә «кеше сүзе кеше үтерә», «яхшы сүз җан азыгы» дип әйтмәгәннәр шул. Шуның өчен матбугатта хезмәт итүчеләрнең җаваплылыгы да әйтеп бетергесез. Ләкин безнең һөнәрнең үз шатлыклары да бар. Журналист икәнсең, бигрәк тә гәзиттә хезмәт итүче булсаң, - сине һәр көнне яңа вакыйга, яңа кешеләр, яңа җирләр көтә. Әлбәттә, татар матбугатының мөмкинлекләре бик чикле - дөнья буйлап сибелгән корпунктлары да, көчле медиамагнатлары да, бай матди базасы да юк. Игелекле татар байларына һәм хөкүмәтнең үлле-мәлле тормышка җитәрлек ярдәменә өмет итәргә генә кала. Ләкин һәр гәзит-журналның төп таянычы һәм терәге — аның ышанычлы укучылары бар. Алар төп эчтәлекне билгели дә инде - хатлар яза, төрле мәсьәләләр күтәрә, шигырь юллый, мәкалә җибәрә, рәхмәт аларга.
“Бердәмлек”нең бәйрәме белән чын күңелдән котлап, аның югары һөнәри кимәлдә иҗат итүче хезмәткәрләренә, күпсанлы укучыларына исәнлек-саулык, тынгысыз иҗатта яңа үрләр һәм шәхси тормышларында бәхет-шатлык телим.

Гөлсирә ГАЙНАНОВА,
Шенталы районының Карабикол авылында туып үскән, озак еллар Татарстанда «Идел» журналында эшләгән, бүгенге көндә туган якларында гомер кичерүче, ветеран татар журналисты

news_right_1
news_right_2
news_bot