news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүгеннән Татфондбанк клиентлары өчен "кайнар" линия эшли башлады

Элемтә телефоны - (843) 524-90-90. Эш режимы - 8дән 20гә кадәр, шул исәптән 31 декабрьдә дә.

 (Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Рөстәм Килсенбаев). Бүгеннән Татфондбанк һәм операцион эшчәнлеге туктатылган банклар клиентлары өчен "кайнар" линия эшли башлады.

Элемтә телефоны - (843) 524-90-90. Эш режимы - 8дән 20гә кадәр, шул исәптән 31 декабрьдә дә. 

"Кайнар" линия эшчәнлегендә Федераль налог хезмәте, Россия пенсия фонды, Социаль иминият фонды, Татарстан республикасы Икътисад министрлыгы һәм аларның ведомство структуралары катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100