news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүгеннән Казанның 1, 9, 11 нчы класс укучылары өчен дәресләр төгәлләнә

Казандагы барлык 9 нчы класс укучылары өчен республика имтихан алу комиссиясе катнашында төп мәктәп курсы буенча яңа формада дәүләт аттестациясе уздыру бу елның үзенчәлеге булып тора

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүгеннән Казанның 1, 9, 11 нчы класс укучылары өчен дәресләр төгәлләнә, калган классларда (2-8, 10 нчы) 31 - майда.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллинның “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән мәгълүматлары буенча, бүген 6681 егет һәм кыз өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.

“Казандагы барлык 9 нчы класс укучылары өчен республика имтихан алу комиссиясе катнашында төп мәктәп курсы буенча яңа формада дәүләт аттестациясе уздыру бу елның үзенчәлеге булып тора. Дөрес, былтыр Совет районының 9 нчы класс укучылары “беренче чирканчык” алган иде инде, ул тәҗрибә исә шәһәрнең барлык мәктәпләрендә дә кече Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) уздырганда оештыру механизмнарын җайга салырга мөмкинлек бирде”, - дип белдерде ул. Җыеп кына әйткәндә, БДИ тапшыруга әзерлекне камилләштерү йөзеннән, түбәндәгеләр эшләнде, дип белдерде идарә башлыгы: мәктәп һәм гимназияләрнең 36 процентыдагы, ягъни 61 мәгариф учреждениесендәге 5-9, 11 нче классларында халыкара стандартларга нигезләнгән ФИПИ (Педагогик үлчәмнәр федераль институты) текстлары буенча мониторинг тикшеренүләре уздырылган, анларда 8 предмет буенча җәмгысе 22 меңләп укучы катнашкан; Казан дәүләт университеты белән берлектә 9 һәм11 нче классларны тәмамлаучылар өчен бәйсез дистанцион тест яздырылган, имтиханнар кабул итү пунктында Республика белем сыйфатын бәяләү үзәге белән берлектә 11 нче класслар өчен, рус теле һәм математика буенча алдан язып карау максатында, тест уздырылган; гомумбелем бирү мәктәпләре базаларында 13 предмет буенча БДИны уңышлы тапшыруга әзерлек буенча быел 32 ресурс үзәк эше оештырылган һәм аларда 178 өйрәтү семинары, тренинглар, мастер-класслар үткәрелгән. И.Һадиуллин сүзләренчә, шушы максатчан эшләрнең нәтиҗәсе быел 11 нчеләрнең чыгарылыш имтиханнарына зур әзерлек белән керүләрендә чагылыш табарга тиеш.




news_right_1
news_right_2
news_bot