news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүгеннән Казандагы җиде мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә башлаячак

Чатырлы ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен чагыштырмача арзан бәядән сатып алырга була.

Бүгеннән  Казандагы җиде мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә башлаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүгеннән алып Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре гадәттәге урыннарда гына түгел, ә махсус корылган җиде мәйданчыкта уза. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, алар көн саен үтәчәк.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе бүген Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә уза торган ярминкәдә булып, сатыла торган продукция һәм бәяләр белән танышып кайтты.

Биредә һәр шимбә оештырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән аермалы буларак, сату мәйданы кечерәк, сатып алучылар да азрак. Моны сатучылар ярминкәнең яңа урында беренче тапкыр уздырылуы белән бәйләп аңлатты. Сатып алучыларның азрак булуын фаразлап, сатучылар да продукцияне гадәттәгечә күпләп алып килмәгән.

Апас районыннан килгән Лилия Хуҗагалиева бүген ярминкәгә тавык, күркә итеннән эшләнелгән азык-төлек алып килгән. "Продукцияне төрле хуҗалыклардан алып, райпо исеменнән сатабыз. Ризыкларыбыз бик сыйфатлы, натураль. Әмма бүген, беренче көн булганлыктан, продукция күп алып килмәдек, чөнки кешенең ничек йөрүен белмибез. Шәһәр җирендә сатып алучы булыр дип өметләнәбез. Кеше йөрсә, алдагы көннәрдә күбрәк алып киләчәкбез", - диде ул.Ул Апастан Казанга чагыштырмача ерак булу сәбәпле, ярминкәгә җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә килергә планлаштыруын әйтте.

Сүз уңаеннан, Апаста үскән тавыкларны биредә килограммынын 190 сумга сатып алырга мөмкин. Сатучылар ташламалар да ясыйбыз, дип белдерде.

Биектау районы Юртыш авылыннан килгән Гөлнур Галиева хуҗалыкларында 6 сыер барлыгын әйтте. Ярминкәдә сөт,каймак, эремчек белән сату итә. Ул да башлыча күбрәк шимбә-якшәмбе көннәрендә килергә ниятли. "Гадәттә, үзебездә җитештерелгән товарны бик яратып алалар иде. Бүген әле кеше азрак. Кайчагында 70 кг тирәсе эремчек алып килеп, сатып бетергән бар. Сөт күп вакытта 200 әр литр сөт алып килеп, аны да кире алып кайткан булмады", - диде Г.Галиева. 8 ел дәвамында ярминкәләрдә сату иткән Гөлнур эремчекнең килосын 140 сумнан, каймакның кечкенә савытын 70, зурысын 90 сумнан сата.

Шулай ук Биектаудан килгән, исемен әйтергә теләмәгән ит сатучы ханым да бәяләрнең түбән булуын билгеләп үтте. Шимбә саен ярминкәләрдә сату итә торган әлеге хуҗалык итнең килосын 290 сумнан куйган. "Итебез әйбәт, сыйфатлы. Әле кеше бик күренми, бәйрәмнәрдән соң чыккалый гына башлады. Сату булыр дип өметләнәбез", - диде ул.

Сатучылар бертавыштан бәяләрне түбән дип бәяләсә дә, сатып алучыларда каршылыклы фикерләр очрады.

Альберт Хәлиуллин фикеренчә, биредә бәяләр кыйммәт түгел, сыйфаты да әйбәт.

Валентина исә арзан продукция күрмәвен билгеләп үтте. "Әгәр дә мондый ярминкәләр шулай өй янында гына булса, бик әйбәт, безгә йөрергә җайлы. Бәяләр бик арзан димәс идем. Менә мин он алдым, шикәр комының да бәясе арзан. Калган продукциянең бәясе алай ук арзан димәс идем. Якшәмбе көнне безнең базар янына авылдан килеп сату итәләр. Анда бәяләре арзан, ризыклары сыйфатлы. Дуңгыз итен алардан еш алам, ә бу ярминкәдә ул юк. Бәлки, беренче көн булгангадыр. Гомумән алганда, без канәгать, килсеннәр, сатсыннар гына", - диде Валентина.

Ярминкәдә сөт, ит продукциясе, он, йомырка, шикәр комыннан тыш, яшелчә дә сатылды. Гадәттәгечә, "Майский" теплицалары кыяр-помидорларын халык чират торып алды.

Ярминкә мәйданчыклары Юлиус Фучик урамы 64 нче йорт, Липатов урамы 7 нче йорт, Зәкиев урамы 12 нче йорт, Дементьев урамы 7 нче йорт, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Батыршин урамы 20 нче йорт, Лаврентьев урамы 10 нчы йорт адреслары буенча эшләячәк. Чатырлы ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен һәр көнне 7.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100