news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүгеннән Казан мунчаларының кайберләре өлкәннәргә бушлай хезмәт күрсәтә

Мондый мөмкинлектән 10 көн дәвамында кулланырга була, ләкин бушлай мунча керү өчен яшь буенча пенсионер таныклыгы күрсәтү таләп ителә

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Казанның дәүләт карамагындагы кайбер мунчаларында 1-10 октябрь көннәрендә өлкәннәр бушлай мунча керә ала. Шәһәрдә Өлкәннәр ун көнлеген үткәрү кысаларында бирелә торган мондый мөмкинлектән файдалау өчен, мунчага кергән чакта яшь буенча пенсионер таныклыгы күрсәтү таләп ителә, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге. Тәкъдим ителгән исемлектә исә Идел буе, Яңа Савин районнары мунчалары юк.
 

Киров районындагы 5 нче мунча (1 Май ур., 5,  тел. 555-07-61, эш сәгате: 12.00-20.00),
Вахитов районындагы 7 нче мунча (Павлюхин ур., 41а,  тел. 277-11-03, эш сәгате: 9.00-20.00),
Мәскәү районындагы 10 нчы мунча (Юго-Западная ур.,30,  тел. 541-74-89, эш сәгате:  10.00-20.00),
Мәскәү районындагы 11 нче мунча (Волгоград ур., 8,   тел. 561-38-87, эш сәгате: 10.00-20.00),
 Вахитов районындагы 12 нче мунча (Товарищеская ур.,27, тел. 238-32-04, эш сәгате: 10.00-21.00),
 Авиатөзелеш районындагы 14 нче мунча (Максимов ур., 47/34,  тел. 571-41-15, эш сәгате: 11.00-20.00),
Совет районыныдагы (Дәрв. бистәсе) 16 нчы мунча (Стадионная ур., 1,  тел. 234-38-21, эш сәгате: 11.00-20.00),
 Вахитов районы, Сәламәтлек комбинаты (Уң як Болак ур., 51,  тел. 292-16-53, 292-08-14, эш сәгате: 9.00-21.00).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100