news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүгеннән күп функцияле үзәкләрдә ИНН таныклыгын алырга яки алмаштырырга мөмкин

Татарстанның күп функцияләре үзәкләре (КФҮ) бүгенге көннән тагын бер яңа хезмәт күрсәтә.

Бүгеннән күп функцияле үзәкләрдә ИНН таныклыгын алырга яки алмаштырырга мөмкин
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2019 елның бүгенге көненнән Татарстанның күп функцияләре үзәкләрендә (КФҮ) салым түләүченең шәхси номеры таныклыгын (ИНН) алырга яки бозыклыктан соң кире кайтарырга мөмкин. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“2019 елның бүгенге көненнән күп функцияле үзәкләр тагын бер яңа хезмәт күрсәтә башлады. Хәзер физик затлар күп функцияле үзәкләрдә салым түләүченең шәхси номеры таныклыгын (ИНН) алырга, югалту яки бозыклыктан соң кире кайтарырга, фамилия үзгәргәннән соң алмаштырырга мөмкин. ИНН таныклыгын күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәч, җиде эш көненнән соң алырга мөмкин”, - диде Ленара Мозаффарова.

Физик затны исәпкә кую турындагы гаризаларны кабул итү эшләрен Татарстан Республикасының теләсә кайсы күп функцияле үзәге башкара. Салым түләүче моның өчен үзе белән паспорт алып килергә тиеш. Гаризаны шулай ук салым түләүченең нотариуста таныкланган ышанычнамә нигезендә эш итүче вәкаләтле вәкиле дә алып килергә мөмкин.

“Таныклыкны икенче кат алган очракта 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булачак”, - диде Ленара Мозаффарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100