news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүгеннән Буа драма театры дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелде

Бүгеннән Буа драма театры дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелде

(Буа, 30 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Буа сатира театры бүгеннән дәүләт дәрәҗәсендәге исемгә ирешеп, үзендә җитди җаваплылык хисе тоя башлады дияргә була.

ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Буа муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында аеруча якты вакыйга булып тарихка кереп калырга лаеклысы нәкъ менә шушы яңалыктыр. Бүген Минтимер Шәймиев буалыларның театрның төзекләндерелгән яңа бинасы шатлыгы белән генә уртаклашып калмыйча, җирле халыкны таң калдырып театрны Буа дәүләт драма театры дип игълан итте. “Монда килгән вакытта бу фикерне башка да китермәгән идем. Сәхнәләштерелгән тамашаны, үзешчән артистларның уенын күргәч, шундый карарга килдем”, - ди Илбашы. Күрәсең, язучы, журналист Илфак Шиһаповның “Общага” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән өзек Президентның күңелендә уңай тәэсирләр, югары хис-кичерешләр калдыргандыр.

Әйтергә кирәк, Буа театры составына башлыча үзешчән артистлар керә. Бары тик Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап кайткан Зөһрә Морзаханова гына режиссер һәм актерлык осталыгыннан яхшы хәбәрдар. Әмма киләчәктә буалылар театр училищесын тәмамлаган яшь белгечләрнең кайтуын көтә.

Театрның тарихына килгәндә, 1919 елның гыйнварында Буада “Төрле милләтләр сәнгате” күчмә театры барлыкка килә. Татар үзешчән театр сәнгатенең тамырланып китүенә Буага татарның күренекле актерлары килүе көчле этәргеч биргән. 1918 елның декабрь башында Буага драма артистлары Камал I, Камал II, Гөлсем Болгарская, яшь композитор Салих Сәйдәшев килә. Залда бүген шулай ук Буа театрының тернәкләнүендә тарих тәгәрмәченең алга таба ни рәвешле әйләнүе турында башка кызыклы мәгълүматлар да китерелде. Мәсәлән, 1924 елда Буага танылган артистлар Барый Тарханов һәм Зөләйха Богданова килә. Зөләйха Богданова инициативасы нигезендә театрның бинасы төзелә, труппа шәһәрдә һәм авылларда спектакльләр куя башлый. Зөләйха Богданова җитәкчелегендә театр 1924-1950 елларда эшләп кала. Бүгенге көндә театрга 1924 елда төзелгән бинаның төзекләндерелгән варианты кире кайтарыла. Буа үзешчәннәре сәхнәгә барлыгы 11дән артык спектакль һәм 300дән артык тамаша куйган.

Нәниләрнең дә бүген артист буласы иде дигән теләкләре Президентны театрга дәүләт исеме бирүгә этәргәндер. Бу мәсьәлә буенча республика җитәкчесе ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиевага Указ әзерләргә дигән фәрманын бирде. Республика Хөкүмәте исеменнән Илбашы Буа дәүләт драма театрына автобус бүләк итте.

Буа драма театрының директоры Фәрит Садриев исә республика Хөкүмәте һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Буа шәһәре һәм районы үсешенә күрсәткән ярдәменең бәяләп бетергесез булуын ассызыклады.

Буа сәхнә осталарының сөенеченә теләктәшлек белдерү һәм аларны уңышлары белән тәбрикләү максатыннан бирегә ТР Дәүләт Советы депутаты, драматург Туфан Миңнуллин һәм СССР, Россия һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Биктимеров та килгән иде.

“Татар театр сәнгатенең 100 еллыгы тантаналы рәвештә үтте. Без әлеге юбилейны халыкның күңелендә калырлык итеп зурлап билгеләп уздык, чөнки милләттәшләребезнең күңеленә бу вакыйга бигрәк тә хуш килерлек. Бүгенгәчә һаман бәйрәм рухы тәэсирләрендә яшибез. Театрның җәмгыятьтә уйнаган роле гаять зур. Ул халыкны - чын халык, милләтне - чын милләт итә белә”, - дип башлады Минтимер Шәймиев үзенең тәбрикләү чыгышын. Ул театр сәнгатенә мөкиббән булган, аңа нигез салучы иҗат әһелләренә, төзекләндерү эшләрен башкарган хезмәткәрләргә олы рәхмәтләрен җиткерде һәм киләчәктә иҗат чишмәләренең саекмавын, уңышлы эшчәнлек теләп калды. “Буалылар! Бүгенге көндә үзегезнең тәҗрибәгезне түкми-чәчми яшь буынга тапшыруны кайгыртыгыз, театрны киләчәктә тагын да камилләштерү зарур. Буа җирлегендә театрга омтылыш, уйнарга теләк элек-электән үк килгән. Театр булып оешуның башлангыч чоры да шактый елларны колачлый”, - дигән фикерләрен җиткерде Илбашы. Бүген Минтимер Шәймиев Фәрит Садриев адресына да күпләгән мактау сүзләре яудырды. “Фәрит иҗади кеше, өстәвенә әле аның кулыннан килмәгән эш юк, ул зур һөнәр иясе. Шикәр чөгендере җитештерә башлаган елларда ук ул бу мәсьәләгә битараф булмады. Фәрит Садриев республикада беренче актив фермерларның берсе”, - диде Илбашы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100